2012нче елдан башлап, 2015нче елның 29нчы октябренә кадәр, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетына “Халык контроле“ системасы аша 62 гариза кергән. Мамадышларны дулкынландырган төп мәсьәләләр – юллар һәм территорияләрне төзекләндерү. Бу хакта Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.
Мамадышта Кама буе шәһәр- районнарында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы эшчәнлеге буенча зона киңәшмәсе узды. Татарстан Республикасында Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, әлеге системаның төп модераторы Сәрия Сабурская, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының бүлек җитәкчесе Олег Казеннов катнашында узган киңәшмәдә Мамадыш, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Менделеевский, Тукай районнары буенча халыктан кергән гаризаларның ничек хәл ителүе каралды. Анда шушы төбәкләрнең башкарма комитетлары вәкилләре һәм “Халык контроле” буенча җаваплы кешеләре катнашты.
Әлеге киңәшмәне башлап җибәргән район башкарма комитеты җитәкчесе Салават Гыймранов әйтеп узганча, 2012 елның апреленнән гамәлгә кергән “Халык контроле” – хакимият органнары игътибарын халыкны борчучы проблемаларны тирән өйрәнүгә, аларны вакытында хәл итүгә юнәлтү ул.
Сәрия Сабурская исә үз чыгышында республикада “Халык контроле” эшчәнлегенең яхшыра баруын әйтеп узды.
–Татарстанда халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өстендә бик күп эшләр башкарылганын күреп, сорыйлар. Барысының да яхшы яшисе килә. Халыкның әлеге фикерен инкарь итәргә ярамый. Авылларда яшәүчеләрне, гадәттә, юллар, эчәр су белән тәэмин итү кебегрәк проблемалар борчый,– диде Сәрия Сабурская.
Аның сүзләренә караганда, уңай хәл ителгән карарлар гозерләрнең 75 процентын тәшкил итә. Ачык системага атна саен гражданнардан 1500 ләп шикаять керә икән. Безнең мисалда караганда, 2012нче елдан башлап, 2015нче елның 29нчы октябренә кадәр, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетына “Халык контроле“ системасы аша 62 гариза кергән. Алар барысы да, регламентны бозмыйча, үзвакытында каралганнар. Гаризаларның 48е – “Хәл ителгән“, 3есе – “Кире кагылган“, 11е – “Планлаштырылган“ статусында тора. Мамадышларны дулкынландырган мәсьәләләр – юллар һәм территорияләрне төзекләндерү.
–Мине Мамадышны төзекләндерү буенча башкара торган эшләр сокландырды. Бер олы гаилә кебек эшлисез. Мөрәҗәгатьләрне хәл итүгә дә җитди карыйлар биредә. Болар һөнәри дәрәҗәнең югары булуы турында сөйли,– диде Сәрия Сабурская.
Киңәшмәдә “Халык контроле” буенча һәр район эшчәнлеге аерым каралды.
Сәрия Сабурская әйткәнчә, халыктан гариза кергән икән, ул, һичшиксез, билгеләнгән вакытта каралырга һәм аның авторына нинди чаралар күреләчәге яки аны үтәүдән нигезле баш тартулары турында җавап бирелергә тиеш.