Мамадыш вундеркиндлары каникуллар чорында да укуларын дәвам итәләр. өченче ел рәттән районыбызда “Сәләтле балалар” программасы эшли. Әлеге проектның асылы– алдынгы укучылар белән теге яки бу фән буенча тирәнтен шөгыльләнүдән гыйбарәт.
Без хәзерге вакытта шәһәрдәге 1нче санлы мәктәп базасында. Календарьда каникул чоры булуына карамастан, укучылар белем нигезләрен өйрәнүне дәвам итәләр. “Сәләтле балалар” программасы кайсы да булса фәнне яхшы үзләштерүче укучыларны республика һәм ил күләмендә узучы олимпиадаларга, конкурсларга әзерләүне максат итә. Әлеге белем бирү учреждениясе мөгаллиме Илнара Сафуанова искәртүенчә, бу дәресләр мәктәп программасы белән чагыштырганда, шактый аерыла. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, проектта катнашучыларның БДИ буенча баллары да шактый югары.
-Бу – дәвамлы процесс, һәм ул бары тик олимпиада белән генә чикләнә алмый. Сәләтле бала белән эшләүнең төп максаты итеп түбәндәгеләрне атарга мөмкин: баланың сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру; фәнне өйрәнүне һәрьяклы үсешкә ирешкән шәхес формалаштыруда кирәкле итә алу; республика, төбәкара, халыкара бәйгеләрдә җиңүчеләр әзерләү,- ди Илнара Сафуанова.
“Сәләтле балалар” программасында районыбыз мәктәпләреннән йөзләгән укучы катнаша. Рус теле буенча үткәрелә торган дәресләргә шуларның 26 йөри икән.
- Дәресләрдә безгә аерым игътибар бирелә. Өстәмә эшләр, логик фикерләүгә караган биремнәр башкарабыз. Төрле иҗади бәйгеләр үткәрелә,- ди 4нче санлы мәктәп укучысы Диләрә Хәмидуллина.
Юкка гына: “Сәләтле бала ул – милләт байлыгы, республика байлыгы. Ата-аналарның да шушыны аңлавы һәм баласының үсеше өчен мөмкинлек тудырган мәктәпне сайлавы мөһим“,- дип әйтмиләрдер.
Әлеге дәресләрне махсус график буенча шәһәр мәктәпләре базасында үткәрәләр. Бу чарага районның иң алдынгы мөгаллимнәре, шулай ук кайбер югары уку йортлары галимнәре җәлеп ителгән.