Бер түбә астында ике музей эшләячәк.

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Бер түбә астында ике музей эшләячәк. Кече Сон авылында данлыклы мәдрәсәнең борынгы таш бинасы торгызыла. 17 гасырда ачылып, 1918 елга кадәр эшләгән әлеге объектта республиканың төрле районнарыннан килгән йөзләрчә шәкертләр белем алган.

Бу көннәрдә Сон төбәге халкы өчен иң куанычлы күренешләрнең берсе– элекке мәдрәсә бинасын төзекләндерүдер мөгаен. Тарихка күз салсак, биредә дин сабакларын укыту 1752нче елда ук башлана. Ул чагында халыкка агач бина хезмәт күрсәткән. 1850нче елда Кече Сонда мәдрәсә йорты кирпичтән салына. Монда якын–тирә авыллардан гына түгел, ә республиканың күп кенә районнардан да килеп белем алганнар. Чистай, Алабуга, Казан, хәтта Башкортостан якларыннан килүчеләр дә булган. 

Тарихи объектны саклап калу максатыннан берничә ел элек аны төзекләндерә башладылар.

–Моннан 3-4 ел элек биредә реконструкция эшләре башланды. Ул чагында зур ярдәмне район җитәкчелеге, иганәчеләр күрсәтте. Шулай ук якташларыбыз да кулдан килгәнчә булыштылар. Ә быел безнең җирлек грант откан иде. Хәзер барлык эшләр дә шул акча хисабына башкарыла,– ди Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәләхов.

Бинаның моңа кадәрге торышын күрүчеләр булса, яхшы хәтерлиләрдер. Аның түбәсе дә юк, стеналары да ишелә башлаган иде. Шунлыктан, төзүчеләргә иң элек объектның баш–башындагы нигезен ныгытып, диварының бер өлешен яңадан өяргә, кабат буярга туры килә. Түбәсен яшел төстәге профнастил белән ябалар, пластик тәрәзәләр, яңа ишекләр куела. Идәнен бетон белән заливать итәләр. Ул җылы булачак. Эчке стеналар шулай ук штукатуркаланган. 

–Шушы көннәрдә җылылык системасын эшләтеп җибәрәчәкбез. Аннан тулы көченә эчке эшләр башлана. Планнарыбыз тормышка ашса, биредә бер почмакны мәдрәсә бүлмәсе итеп калдырачакбыз. Дөрес, дәресләр үткәрелмәячәк, ә шул чактагы стильне кайтарасы килә. Зур залга композитор Яруллиннар музеен күчерергә исәплибез. Бүгенге көндә ул мәктәп бинасында эшли. Шулай ук төбәкне өйрәнү музее да шушы түбә астына күчә,– ди Мансур Сәләхов.

Бинаның зурлыгы 9га 22 метрны тәшкил итә. Алга таба тарттырылган түшәм урнаштыру, эчке стеналарны буяу, ленолеум җәю кебек эшләр башкарылачак. Әлеге залга  бертуган композиторлар: Заһидулла, Фәрит, Мирсәет Яруллиннар музеен күчерү күздә тотыла. Бер гаиләдән өч күренекле композитор биргән, ә бу дөньяда да бик сирәк очрак, Яруллиннар гаиләсенең башы, атаклы “Тукай маршы” авторы Заһидулла агай да Кече Сон мәдрәсәсендә укыган. Мәдрәсә бинасы Совет мәктәбенә бирелгәч, аның улы Мирсәет тәүге белемнәрен шушы бинада ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International