Татарстан Республикасында 2015 елның 9 аенда алкоголь белән агулануның 973 очрагы теркәлгән, шул ук чорда алкогольдән агуланып, 274 кеше һәлак булган.
Бу хакта Татарстан Республикасында Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге вазгыятьне тикшереп тору советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Чара барлык муниципаль районнар белән бергә видеоконференцэлемтә режимында Хөкүмәт йортында узды.
Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада алкоголь продукциясен ваклап сату 5 процентка кимегән, шулай ук республикада җитештерелгән алкогольне сату – 4 процентка.
«Без алкоголь белән кискен агулану очракларын да әйтми үтә алмыйбыз, - диде бу мәсьәләдә Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан Республикасында 2015 елның 9 аенда алкоголь белән агулануның 973 очрагы теркәлгән, шулардан 44е – балалар. 9 айда алкогольдән агуланып, республикада 274кеше һәлак булган. Без мондый очракның һәрберсенә аерым игътибар бирергә, вакыйганы җентекләп тикшерергә тиешбез, бигрәк тә балаларның алкоголь белән агулану очракларын». Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы бу мәсьәләне контрольга алырга һәм алкоголь продукциясе белән балалар агулануның һәр очрагы буенча мәгълүматлы булырга тиеш.
Видеоконференциядә чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, быел безнең Мамадыш районында гына да йөздән артык тикшерү үткәрелгән, берничә закон бозу очрагы ачыкланып, гаеплеләргә ун мең сумнан артык штраф салынган. Алкогольле продукцияләрнең законсыз әйләнешенә юл куймас өчен, район кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре тарафыннан кечкенә авылларга күчмә сәүдәләр оештырыла.
Ахырдан авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр, шәһәрдәге сәүдә үзәкләре җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов районыбызда да аракы сатуның кимүен, Татарстан аракысын һәм сырасын сатуга игътибарны арттыруга кирәклеген ассызыклап үтте. Албай авыл җирлеге буенча алкәгольле продукция сату былтыргыдан кырык процентка кимегән. Никифорово, Уразбахты авыл җирлекләре буенча да чигенеш шактый.
-Авыл җирлекләре башлыклары һәр кибетне контрольләрендә тотарга, кайдан нинди аракы китерелгәнен белеп торырга тиешләр. Аеруча суррогат алкогольле эчемлекләр сатучыларны фаш итәргә кирәк. Андыйларны кеше үтерүчеләргә тиңләргә кирәк,- диде Анатолий Иванов.
Келәүшкә Киров өлкәсеннән аракы китерү очраклары бар икән. Шәһәрдәге кайбер олы сәүдә үзәкләре дә кертелгән аракы сатуны арттырганнар.
Иң аянычлысы: быел районыбызда алкогольле продукция белән агулануның 17 очрагы бар, 4 кеше вафат булганнар. Үлүчеләр Югары Тәкәнештә, Түбән Кыерлыда һәм Мамадышта. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев җиткергәнчә, Югары Тәкәнештән агуланып китерелгән ирне өч ай дәвалаганнар, бер ай комада булган, ике атнага Чаллыга да алып барганнар. Дәвалау кыйммәткә төшкән. Табиблар ничек кенә тырышсалар да, гомерен саклап кала алмаганнар.