Көек-Ерыкса мәдәният йортында 20 ноябрь көнне "Үлем белән кайда сату иткәннәрен хәбәр ит" акциясе кысаларында, "Наркоманиянең аяныч нәтиҗәсе." дип исемләнгән чара үткәрелде.
Чара авылыбыз фельдшеры Мусина Роза Петровнаның наркотикларның сәламәтлеккә йогынтысы турындагы лекциясе белән башланып китте. Чарада катнашкан яшьләр лекцияне зур игътибар, кызык-сыну белән тыңладылар. Алар лекция тәмамланганнан соң фельдшерга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, аларга тулы җавап алдылар. Аннан соң чара наркоманияне профилактикалауга багышланган видеороликлар карау белән дәвам итте. Чара тематик дискотека белән тәмамланды. Дискотека төрле уеннар, ярышлар белән бәйләп үткәрелде. Чарада барлык яшьләр дә актив, теләп катнаштылар.