Әле күптән түгел генә район башлыгы Анатолий Иванов Татарстан делегациясе составында Кытай Халык Республикасында узган Халыкара күргәзмә-ярминкәдә булып кайтты. Делегация әгъзасы - шәхси эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин да Кытай партнерларының инвестицияләре белән якыннан танышкан. Әлеге производстволарның күбесен Татарстанда гына түгел, ә нәкъ менә безнең шәһәрдә төзелеп килүче “Вятка“ сәнәгать мәйданчыгына урнаштырып булыр иде.
стендап
Мәгълүм булганча, биредә 80 гектар мәйданда төрледән-төрле әйберләр җитештерәчәк 20-30 завод урнашыр дип көтелә. Җирле инвесторлар исәбеннән берничә потенциаль резидент үз тәкъдимнәре белән чыкты инде.
Беренче заводның нигезен 2016нчы елның февраль аенда салу, ә октябрь-ноябрь айларында производствоны эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Россиянең Сәнәгать паркы Ассоциациясе белән элемтәләр урнаштырылган. Сәнәгать мәйданчыгының инвестор һәм партнерларга киң мәгълүмат бирүче сайты эшләнелә.
Мәйданчыкның беренчел төзелешләренә бүленеп бирелгән 190 миллион сум ноябрь ахырына кадәр үзләштерелә: электр белән тәэмин итү коммуникацияләре, ике километр юл, хәзергә 25 гектарда койма тоту, һәркайсы 50 кубометрлы алты сыемлы дүрт су белән тәэмин итү скважинасы, канализация линияләре, чистарту корылмалары төзелә.
Объектта Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм районыбызның “Инвест-төзү“ һәм “Мелиорация“ ПМКсы оешмалары эшли.
Ә белгечләр киләсе елда үзләштерелергә тиешле 200 миллион сумны проектлау өстендә киң кырлы эш алып баралар. Барлык эшләр дә дәвам итәчәк. Районыбызны ике мәртәбә артыграк газ белән тәэмин итәргә сәләтле газүткәргеч төзү башланыр дип көтелә. Әлеге куәтләр “Вятка“ сәнәгать мәйданчыгы өчен генә түгел, башка өлкәләргә дә җитәчәк. Шәһәребез инфраструктурасын алга таба үстерү, кыю планнар төзү өчен яңа мөмкинлекләр ачыла дигән сүз бу.