Мамадышта Бөтенрәсәй балаларына хокук ярдәм итү көне.

2015 елның 20 ноябре, җомга

    Бүген 20 ноябрьдә Бөтенрәсәй балаларына хокук ярдәм итү көненә багышлап Мамадыш районында “Өмет” приютында һәм шәһәрнең бөтен мәктәпләрендә ятим калган балаларга, инвалид балаларга, опекуннарына һәм тәрбияләүчеләренә хокук яктан сораулар буенча кабул итү көне иде.

   Халыкны кабул итү көне район прокурорының ярдәмчесе, полиция вәкиле, суд приставлары, опека бүлеге белгече, мәгариф бүлеге белгече, нотариус, адвокат һәм район ГХАТ бүлеге белгечләре ярдәмендә оештырылды. Аеруча иң күп сораулар: уллыкка алу, баланы тәрбиягә гаиләгә урнаштыру, ятим калган балаларга һәм инвалид балаларга социаль гарантияләр буенча бирелде.

   

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International