Бу көннәрдә Шәмәк авыл җирлеге территориясендә каз өмәләре гөрли . Фатыйма апа, Гыйлемхан абый Гуловлар өлкән яштә булуларына карамастан ел саен 30-50 бәбкә каз үстерәләр. Фатыйма апа сүзләренә караганда”Каз үстерүдән тәм табып яшибез “ - ди ул. Җәйге табигаттә,саф һава сулап , күрше авылларга кадәр каз эзләп йөрүләре үзе ни тора”-дип көлешәләр .”Бабаем дә җәй буе бәбкәләрне су буенда саклый. Балаларыбызга,туганнарга кечкенә генә булса да авыл күчтәнәче”-дип сөенәләр алар.Күрше-күләннәр,балалар җыелышып каз өмәсе ясыйбыз. Аларны мичтә пешкән тәмле каз коймагы белән сыйлыйм.Ә инде йомшак мамыктан ясалган каз мендәрләре үз балаларыма гына түгел күрше авыл киленнәренә дә кияүгә киткәндә зур бүләк ди Фатима апа.