Мамадышта спорт остасына кандидатлар һәм һәвәскәр уенчылар берләште.

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Мамадышта спорт остасына кандидатлар һәм һәвәскәр уенчылар берләште. Шәһәребездә якташыбыз, әфганчы Ирек Мөхетдинов истәлегенә 18нче ачык беренчелек кысаларында волейбол ярышы уза. Бәйгегә республика шәһәр–районнарыннан спортчылар килгән иде. Дипломатлар әлеге чараны галстукларсыз очрашу дип атар иде. “Олимп“ спорт-сәламәтләндерү комплексы бу көннәрдә Татарстанның 8 командасын кабул итте. Якташыбыз, әфган сугышында катнашкан Ирек Мөхетдинов истәлегенә мондый ярышны инде 18нче тапкыр оештыралар. Быелгы турнирга Казаннан ике, Алабуга, Чистай, безнең зурлар, “Олимп-1999“ һәм Кече Кирмән авылы волейболчылары килгән иде. Алар “Олимп“ спорт комплексы белән шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп базасында күчмә кубок өчен көч сынаштылар. 

Ирек Мөхетдинов тумышы белән Югары Яке авылыннан. Мәктәп елларыннан ук спортны үз иткән. Укуын тәмамлагач, аны Совет Армиясе сафларына алалар. Ватан алдындагы изге бурычын Әфганистан республикасы территориясендә үти. Якташыбызның гомере нәкъ менә хезмәте вакытында өзелә.

Кызганычка каршы, безнең Илгиз Әхмәтшин җитәкләгән командага үз төркемнәрендә өченче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде.

Быел кубокны башкаланың “ФИКС“ командасы алып китте. “СТС“ волейболчылары икенче урында. Чистайның “Бетар“ волейболчылары өченче булды.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International