Данлыклы көрәшче Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә багышлап унберенче мәртәбә татар милли көрәше буенча турнир узды. Быел да бђйгене књренекле спортчының туган авылы Түбән Ушма кабул итђ.
Стендап (Быелгы бәйгеләрдә республиканың 5 командасы составында 120 яшь көрәшче бил алышты)
Татар милләтенең йөзен билгеләүче милли көрәш – борынгы бабаларыбыздан алып бүгенге көнгәчә чорлар эчендә якут ташыдай шомара барып килеп җиткән милли байлыгыбыз ул. Рафаэль Мөхәммәтшин аны саклап калуда, яшь буында аңарга мәхәббәт уятуда онытылмаслык эз калдырган шәхес. Турнирны ачу тантанасында катнашкан мәртәбәле кунаклар Рафаэль Мөхәммәтшин турындагы якты истәлекләре белән уртаклаштылар, аның рухына дога кылдылар. Гаиләсенә дә зур игътибар күрсәтелде. Биредә чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Салават Гыймранов, район башлыгының урынбасары Ришат Сәмигуллин турнирны оештыруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдереп, Рафаэль Мөхәммәтшинның тормыш иптәше Алсу ханымга истәлек бүләге тапшырдылар.
Рафэль Ясәви улын заманында көрәш келәмнәренә алып килгән, шуның нәтиҗәсендә дан-шөһрәтләргә ирешергә ярдәм иткән укытучы-остазы Хәлим Сәлимовка да рәхмәт йөзеннән бүләк тапшырылды.
Рафаэль Мөхәммәтшин Россия, Татарстан чемпионы, “Ватаным Татарстан“ газетасының Муса Җәлил истәлегенә үткәрелгән бәйгедә җиңүче, районыбыз Сабантуйларының 17 мәртәбә баш батыры, РСФСРның спорт остасы, Татарстан Республикасының физкультура отличнигы... Түбән Ушма авылы гына түгел, бөтен районыбыз шундый шәхес белән урынлы горурлана.
–Рафаэль абый истәлегенә турнирны оештыручы дусларына, иганәчеләргә, туганнарыбызга чиксез рәхмәтлемен. Быелгы бәйгеләргә әнә күпме кеше килгән. Яшь көрәшчеләр арасыннан Рафаэль абый кебек дистәләрчә келәм батырлары чыгачагына ихлас күңелдән ышанам. Ходай аларга сәламәтлек, озын гомер бирсен. Рафаэль абый тырыш, тыйнак, уйлап эш итүчән иде. Гомере буе гаилә, балалар, туганнар өчен яшәде.
Рафаэль Мөхәммәтшин арабыздан иртә китсә дә, исемен мәңгеләштерү максатында дусларының аның истәлегенә татарча көрәш буенча турнир үткәрергә карар кылулары изге гамәл дип кабул ителде. Быел 11нче тапкыр уздырылды ул. Башка еллардан аермалы буларак, анда катнашучыларның да географиясе киң иде.
Быел анда районыбызның яшь көрәшчеләреннән тыш, Алабуга, Кукмара, Түбән Кама, Саба районнарыннан да спортчылар килгән иде.
Ун авырлык үлчәвендә беренче-өченче урыннарны алучылар арасында Саба, Түбән Кама һәм Кукмара төбәкләреннән килгән 12 көрәшче пъедесталга күтәрелде. Мамадыштагы 1нче санлы мәктәптән Рөстәм Миннәхмәтов, Түбән Ушмадан, Малик Бобоеров, Булат Габделбәров, Кукмарадан Инсаф Кәримуллин, Мамадыштагы 4нче санлы мәктәп укучысы Раил Хәбибрахманов, 2нче санлы лицейдан Алмаз Сөнгатуллин, 3нче санлы мәктәптән Рөстәм Ханов, Югары Ушмадан Алмаз Әүхәдиев, Кукмарадан Булат Кәримуллин үз үлчәү категориясендә җиңүчеләр булдылар.