Дүшәмбе көнне Кече Кирмән төп мәктәбендә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучылары белән очрашу булды.

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Дүшәмбе көнне Кече Кирмән төп мәктәбендә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучылары белән очрашу булды. Көллият укытучылары белән быел гына укырга кергән үзебезнең мәктәп укучысы Исрафилова Алсу да килгән иде.Үзләренең  музыка уен коралларында уйнап күрсәттеләр, Алсу Исрафилова җыр бүләк итте. Алар мәктәп укучыларына уку йорты, уку буенча, тулай тораклары турында бик күп материал җиткерделәр. Укучыларда уку йорты турында зур кызыксыну уянды, чөнки безнең мәктәп укучыларының яртысыннан күбесе “Сандугач” ансамбле коллективында бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International