Районыбызда Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан быел да күпсанлы мәдәни чаралар планлаштырыла.

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Районыбызда Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан быел да күпсанлы мәдәни чаралар планлаштырыла. Мәсәлән, 2нче декабрь көнне “Кайгырту“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район үзәк хастаханәсе, пенсия фонды, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрү күзаллана. Кызыксындырган сорауларны алдан 3-12-15 телефонына шалтыратып та бирергә мөмкин. 1нче декабрьдән 10нчы декабрьгә кадәр физик мөмкинлекләре чикле якташларыбыз бушлай шәһәрдәге туган якны өйрәнү музее экспозицияләре белән таныша алачак. 1нче, 7нче һәм 10нчы декабрь көннәрендә иртәнге 9дан 10га, төштән соң – 14 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр муниципалитет бинасының 207нче бүлмәсендә инвалидларга юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Сорауларны 3-12-94, 3-28-48 телефоннары аша да бирергә мөмкин. Ә Иганәлек марафонын уздыру көне быел 4нче декабрьгә билгеләнгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International