Бүген 17 ноябрь көнне Түбән Шүләңгер авыл җирлегеннән ике егет армия сафларына китте. Гилаев Ильгиз Айратович һәм Фролов Руслан Демьянович. Авыл яшьләре, авыл халкы Ильгиз белән Русланга изге теләкләр теләп озатып калды. Элек-электән Ватанга хезмәт итү изге, саваплы гамәлләрдән саналган. Аннары шунысы да бар: егетнең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, солдат-егет физик яктан гына түгел, рухи мәгънәдә дә ныгып кайта. Без аларны бер елдан көтеп калабыз.