“Куркуын җиңгән куян”.

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Мамадыш үзәкләштерелгән китапханәсе оештырган “Китап – театр” конкурсы кысаларында Урта Сон авыл китапханәсе (китапханә мөдире – Фирая Хоснулла кызы Гайнетдинова) Рафис Корбановның “Куркуын җиңгән куян” исемле тәрбияви әсәрен сәхнәләштерде. Тамашачылар Гайнетдинова Алсу, Шарифуллина Сөмбелә, Салимов Дәниф, Салимов Фәнис, Салимова Динә, Халмуратов Айдар, Фахриев Адель, Гусамова Зилә, Рахимов Ильназ, Бадиков Радикларның оста уйнауларын гаҗәпләнеп карадылар.  Әти – әниләр балаларның һәрберсенә костюмнар теккәне һәм аларны уйнарга өйрәткәне өчен Фирая Хоснулловнага зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International