Быелның тугыз аенда районның агросәнәгать оешмалары авыл хуҗалыгы продуктлары сатудан якынча 980 миллион сум акча алганнар. Шуның 196 миллион сум бюджеттан кергән. Тармакта эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы шушы чорда 14713 сум тәшкил итте. Бу мәгълүматларны районкүләм киңәшмәдә хәбәр иттеләр.
Агымдагы атнада “Нократ“ агрофирмасының “Таң“ бүлекчәсе базасында төбәгебезнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре катнашында чираттагы семинар-киңәшмә узды. Эшлекле чара район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә үтә.
Сөйләшү барышында төп әһәмият терлекчелек тармагына юнәлтелде. Һәм бу очраклы гына түгел, чөнки терлекчлек авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төп керем чыганагы дип исәпләнелә. “Нократ“ агрофирмасында ел башыннан 6338 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елгыдан 606 тоннага күбрәк. Шунысы сөенечле, хуҗалыкта сөтнең рентабельлеге дә күтәрелгән. Бер центнер продукциянең үзкыйммәте 1275 сум торса, сату бәясе 1807 сум булган. Рентабельлек 42 процент. Ел башыннан сөт сатудан 97 миллион сумнан артык керем алынган. Ә менә сөтнең сыйфаты буенча нократлыларга эшлисе дә эшлисе әле. Сатылган продукциянең нибары 51 проценты гына югары сорт таләпләренә җавап бирә. Нәтиҗәдә шактый суммада акча кермичә кала.
Әлеге агрофирмада малларны салкын ысул белән тәрбияләүнең торышын семинарда катнашучыларга үрнәк итеп китерделәр. Биредә яшь терлекләрнең мөгезләрен яндыру да гамәлгә кертелгән. Белгечләр әйтүенчә, сыер малы кабул иткән ашамлык энергиясенең 15 процентын нәкъ менә мөгезләр ала икән.
Киңәшмәдә чыгыш ясаган белгечләр ассызыклавынча, ашату рационын дөрес булдырмаганда, продукцияне күп алуга өмет итеп булмый. Дөрес, хуҗалыкларда сусыл һәм тупас азыклар, фураж белән проблема юк диләр. Шул ук вакытта төрле өстәмәләр кулланырга кирәклеген дә онытмау шарт. Районыбызның АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыятендә шулар хисабына савым сыерларның прдуктлылыгына ирешәләр дә бит инде.
Семинарда ит җитештерү күрсәткечләренә дә тукталдылар. Ел башыннан агросәнәгать оешмалары 22 мең центнер ит җитештергән. Узган ел белән чагыштырганда 530 центнерга күбрәк икән. Малларның тәүлеклек артымнары да узган елгыдан артыграк. Әмма бу тармак әлегә рентабельлелеге белән мактана алмый. Бер центнер итнең үзкыйммәте район буенча 9097 сум булса, сату бәясе исә 8094 сум тәшкил иткән.
Эшлекле чарада авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую, аларга ремонт ясау темасы да күтәрелде. “Нократ“ агрофирмасының “Таң“ бүлекчәсендәге машина-трактор паркында ремонт эшләре оешкан төстә бара. Аграрийлар машиналарны, җир эшкәртү агрегатларын, техникаларны гарфикта каралган срокка көйләп бетерергә сүз бирәләр.
Киңәшмә кысаларында киләсе ел уңышына нигез салу, чәчүлек материалның торышы мәсьәләләре дә тикшерелде.