Мамадыш икенче ел рәттән Россиянең иң төзек шәһәре дип танылган. Конкурста Россиянең 17 субъектыннан 69 гариза катнаша. Без халык саны 100 мең кешегә кадәр булган торак пунктлар исемлегендә.
Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгында, 2014нче ел йомгаклары буенча, “Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге“ кокурсына йомгак ясалды. 1998нче елдан бирле баручы конкурска Россиянең 17 субъектыннан 69 гариза җибәрелгән булган. Конкурс комиссиясе вәкилләре, йомгаклау утырышында, җирлекләрдәге төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү күрсәткечләрен карап, җиңүчеләрне билгеләгәннәр. Россия Федерация субъектларының административ үзәкләре арасында беренче урынны Краснодар шәһәре яулаган. Халык саны 100 мең кешегә кадәр булган шәһәр җирлекләре һәм шәһәр округлары арасында беренче урында – Мамадыш шәһары муниципаль беләмлеге. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов Мамадышның республика һәм Россия дәрәҗәсендәге мондый конкурсларда 2006нчы елдан катнашуын, республика буенча да күп тапкырлар беренче урынны яулавыбызны билгеләп үтте. “Ел саен шәһәребезне лаеклы бәяләүләре сөендерә. Бу җиңү – шәһәребезне тагын да матурлауга, яңа идеяләрне тормышка ашыруга стимул“,– ди җитәкче.