“Мамадыш – уртак йортыбыз.

2015 елның 13 ноябре, җомга

Сон авыл җирлеге үзешчәннәре “Мамадыш – уртак йортыбыз” дип исемләнгән театральләшкән тамашаны Югары Сон, Кече Сон  һәм район сәхнәләрендә күрсәттеләр.Алар бу чыгышларында авылдагы проблемаларга тукталдылар,туган якка мәхәббәт, халыклар дуслыгын чагылдырдылар. Рәзинә Сәләхова, Алия Хәбибуллина, Илсөя Вәлиахметова, Сомбелә Шарифуллина, Ринат Зәкиев, Гөлия Әүхәдиеваларның җырлары, Югары Сон бию төркеменең, Билалова Рәмүзә, Салахова Фирүзәнең биюләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. Шарифуллина Рәмзиянең үзе гармунда уйнап җырлавы залны татар моңына күмде. Татарстаннның  атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гүзәлия Фәләхова белән Фәрит Хуҗинның чыгышларын тамашачылар һәрчак көтеп ала. Сон авыл җирлеге зешчәннәренең чыгышлары район җитәкчеләре тарафыннан да югары бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International