Кече Сон музее.

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Кече Сон авылында 17 гасырда ачылган, 1918 елга кадәр эшләп, йөзләрчә шәкертләр укыткан данлыклы мәдрәсәнең борынгы таш бинасын торгызылды. Анда бертуган композиторлар: Заһидулла, Фәрит, Мирсәет Яруллиннар музеен күчерү күздә тотыла.

Архив документларыннан күренгәнчә, XVIII гасырның 88 – 89 елларында Таҗетдин Ялчыгол әтисе белән Мәскәү, Түбән Новгород, Казан аша туган якларына кайтырга Троицкка юнәләләр. Ләкин Казан шәһәреннән чыгуга Ялчыгол авырый башлый һәм Мамадыш өязенең Кече Сон авылында үлә. Аны зурлап Кече Сон авылы зиратына җирлиләр. Әтисенең васыятен тотып, әдип, шагыйрь, күренекле дин эшлеклесе Таҗетдин Ялчыгол 1789 – 1792 елларда Кече Сон мәдрәсәдәсендә мөгаллимлек итә, мулла вазифасын башкара, халыкны дәвалау белән шөгыльләнә, хәтта дәвалау эшләре буенча хезмәтләр дә иҗат итә.

Бер гаиләдән өч күренекле композитор биргән, ә бу дөньяда да бик сирәк очрак, Яруллиннар гаиләсенең башы, атаклы “Тукай маршы” авторы Заһидулла агай да Кече Сон мәдрәсәсендә укыган. Мәдрәсә бинасы Совет мәктәбенә бирелгәч, аның улы Мирсәет тәүге белемнәрен шушы бинада ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International