Мамадыш районы территориясендә чираттагы күңелсез хәл. Кичә, 9нчы ноябрь көнне кичке дүртләр тирәсендә М-7 Мәскәү-Уфа трассасында юл-транспорт һәлакәте искәртелде. Юлның 945нче чакрымында Камаз йөк машинасы 1966нчы елгы хатын-кызны бәрдерә. Зыян күрүче фаҗига урынында ук вафат булган. Казан шәһәрендә гомер кичергән әлеге хатын-кызның бу вакытта җәяүләп юл аша чыгуы була. ЮХИДИ хезмәткәрләре күңелсез очракка китергән сәбәпне җәяүленең игътибарсызлыгы дип аңлаталар. Тиеш булмаган урында юл аша чыкканда иң элек транспорт чараларын үткәреп җибәрергә кирәк һәм тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтарткычлар булырга тиеш,- ди инспекторлар. Йөк машинасың руле артында 1962нче елгы Киров өлкәсе кешесе булган. Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтен тикшерү эшләре алып барыла.