Мамадышлар үрнәк күрсәтә.

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Район мәдрәсәсе “Өмет” ятим балаларны тернәкләндерү үзәгенә ярдәм күрсәтте: үзәкне 1 тоннадан артык яшелчә белән тәэмин итте, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.  Шулай ук мәдрәсә хезмәткәрләре бирегә килеп вәгазьләр сөйли, конкурслар уздыра, балалар өчен киемнәр дә җыя икән.

 

Источник: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50827-mamadyishlar-%D2%AFrn%D3%99k-k%D2%AFrs%D3%99t%D3%99.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International