Яхшы көннәргә кадәр экономия режимында яшәячәкбез.

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Яхшы көннәргә кадәр экономия режимында яшәячәкбез. Өченче чакырылыш район Советының өченче утырышында киләчәккә шундый бурыч яңгырады. Эшлекле чараны муниципалитет бинасында 11нче ноябрь көнне үткәрделәр.

 

“Мамадыш муниципаль районының 2011-2015нче елларга социаль-икътисадый үсеш программасы“ның быелның тугыз аенда һәм узган биш елда тулаем үтәлеше турында доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе Салават Гыймранов чыгыш ясады. Аның районның социаль-икътисадый хәлен яхшырту буенча  башкарма комитет эшчәнлегенең нигезе итеп алынуын да билгеләп үтәргә кирәк. Бу стратегик документның үтәлешенә барлык мөһим күрсәткечләр буенча да ирешелгән. Алар, сүз дә юк, узган биш елда халыкның тормыш хәле яхшыру, инновацияле һәм инвестицияле инфраструктураның, эшмәкәрлекнең үсеше турында сөйлиләр.

-Районда демографик хәл тотрыклы кала бирә, әмма тууның бераз кимүе күзәтелә, шул ук вакытта мигрантлар саны арта. Тугыз айда акча керемнәренең 3 процентка үсүе тәэмин ителде һәм ноябрьгә 12 700 сум тәшкил итте. Анализланган чорда уртача айлык хезмәт хакы 108 процентка үсеп, 20 049 сумга җитте. Рәсми эшсезлекнең дәрәҗәсе 1 процент тәшкил итә,- диде Салават Гыймранов.

Биш елда район икътисадына һәм инфраструктурасына финнанслауның барлык чыганакларыннан 17 миллиард, быелның тугыз аенда 1 миллиард сумнан күбрәк инвестицияләр җәлеп ителгән. Сәнәгать күләмнәре нигездә азык-төлек һәм төзелеш предприятиеләре хисабына формалаша. 2015нче елның 9 аенда алар тарафыннан төяп озатылган продукцияләр күләмнәре 4,5 миллиарда сумнан күбрәк булды, узган елның шул чорындагыдан бу 36, прогноздагыдан – 43 процентка күбрәк.

Сәнәгать җитештерүе күләмнәренең үсүенә “Татавтодор“ филиалында яңа  асфальт-бетон заводы белән база, спирт заводында углекислота цехы, “МАКЕРАМ“ заводы төзеп файдалануга тапшыру этәргеч бирде.

Авыл хуҗалыгында белгечләр җитмәве дә билгеләп үтелде. Биш елда районга 23 яшь белгеч кенә кайткан. Ә алар өчен күп төрле ташламалар, хезмәт хакларына өстәмәләр бар, торак төзелеше программасында катнаша алалар.

Алга таба социаль өлкә, кече һәм урта эшмәкәрлек, энергетика комплексы, торак төзелеше, төзекләндерү, транспорт инфраструктурасының үсеше мәсьәләләренә тукталып, докладчы барлык юнәлешләр буенча да алга китешкә ирешелүен билгеләп үтте. Программадагы барлык чаралар да, бөтен йөкләмәләр дә, дәүләт программалары да уңышлы үтәлә.

Барлык милек формасындагы предприятиеләр һәм оешмалар ирешкән нәтиҗәләр бюджетның керем өлеше буенча район алдына куелган бурычларны үтәргә мөмкинлек бирде. Тугыз айда районның консолидирланган бюджетына барысы 900 миллион сумлык керемнәр алынган, бу – ел дәвамына планлаштырылган күләмнәрнең 86 проценты. Ә бюджет чыгымнарының күп өлеше социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән.

 

 

2016нчы елга бюджет прогнозы турында район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары Венера Юнысова сөйләде. Чыгымнарны киметү планлаштырылмый, әмма параметрлар катгый. Барлык кызыксындырылган затларга оптимальләштерү һәм өстәмә керемнәр алу өстендә эшләргә киңәш ителә.

–Яхшы көннәргә кадәр кырыс экономия шартларында яшәргә туры киләчәк. Контроль бурычларны үтәргә кирәк,–диде район башлыгы, район Советы рәисе Анатолий Иванов.

Милли сәясәт концепциясен  барышы турында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова сөйләде. Хәзерге гади булмаган геополитик  мөнәсәбәтләр вакытында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре – аеруча игътибар үзәгендә. Районның милли составы үзгәрешсез саклана –бүген дә бездә татарлар һәм руслар – күпчелек.

-Миграция буенча хәл тотрыклы. Быелның тугыз аенда гражданлыклары булмаган 435 чит ил гражданы миграция исәбенә куелган, бу – узган елның шул чорындагыдан 2,5 процентка күбрәк. СНГдан вакытлыча килгән 229 кеше миграция исәбендә тора. Иң күп чит илләр кешеләре Мамадышта, Малмыжкада, Пятилеткада, Зур Өскедә яши,- диде Алена Смирнова.

Район территориясендә гадәти булмаган христиан дини оешмаларының теркәлүе, экстремистик мөселман оешмалары вәкилләренең булгалавы да халыкны сак булырга чакыра. Боларга үзенең чыгышында Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге җитәкчесе Айрат Баһауов җентекләбрәк тукталды. Аның “эчтән карашы“ депутатлар игътибарын экстремизм чагылышлары ерактан түгел, ә үзебездә үк эзләргә, аларга киртәләрне үзебездә һәм хәзер үк куярга кирәклегенә җәлеп итте. Яллаучылар үз эшләрен яшьләр арасында алып баралар, аларны күз уңыннан калдырырга кирәкми. Айрат Баһауовның экстремистларны, аларның нинди оешмаларга карауларын ничек танырга кирәклеге турында өлкән сыйныфлар укучылары, район яшьләре белән әңгәмәләр үткәрергә кирәклеге турындагы тәкъдиме аудитория тарафыннан бик җылы кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International