Янгынны булдырмас өчен аннан тиешенчә саклана белергә кирәк. Гадәттән тыш хәлләр бүлегендә хезмәт куючылар халыкны игътибарлы һәм уяу булырга, барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен дә төгәл үтәргә чакыра. Һәм бу юкка гына түгел, чөнки ел башыннан район территориясендә 35 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 6 кешенең гомерләре өзелә.
Районыбызда күпбалалы гаиләләргә утсүндергечләр бирә башладылар. Бәлигъ булмаган балалар тәрбияләүче ишле һәм авыр гаиләләрне гадәттәге тикшерүләр башланды. Әлеге гаиләләрдә “Кайгырту“ социаль хезмәт күрсәтү үзәге, гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре була.
Инт рус
-Бу чараны гадәттән тыш хәлләр министрлыгы оешуга 25 ел тулу уңаеннан оештырабыз. Биредә янгын сүндерү җайланмалары гына тапшырылып калмый, профилактика максатыннан аңлату эшләре дә алып барыла. Әлеге юнәлешкә игътибарны аеруча көчәйтергә кирәк. Чөнки ел башыннан төбәгебездә 35 янгын очрагы искәртелде, аларда 6 кеше һәлак булды,- ди янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы Павел Руднев.
Әлеге акция барышында Никифорово авылындагы ике гаиләгә янгын сүндерү җайланмалары тапшырылды. Янгын сагы хезмәткәрләре алар белән ничек эш итәсен күрсәттеләр, балаларга янгын чыккан очракта нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлаттылар, бүлмәләргә янгынга каршы стационар датчиклар да урнаштырдылар.