Ә кичә Анатолий Иванов Мамадыш районы буенча эчке эшләр бүлегенең шәхси составы белән очрашты.

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Ә кичә Анатолий Иванов Мамадыш районы буенча эчке эшләр бүлегенең шәхси составы белән очрашты. Эшлекле чарада тәртип саклаучыларның еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды, төп бурычларны билгеләделәр. РФ  ЭЭМның Мамадыш районы буенча   бүлегенең  9нчы ноябрь көнне  быелгы эшчәнлекләренә йомгак ясау  киңәшмәсе  узды. Анда район башлыгы Анатолий Иванов, эчке эшләр бүлеге ветераннары һәм тулы составта  хәзерге хезмәткәрләр  катнашты, чыгышлар тыңланды, алга бурыч-максатлар билгеләнде.

Ел дәвамында Мамадыш эчке  эшләр   бүлеге  хезмәткәрләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, район территориясендә хәлләр тыныч, стабиль булды һәм контрольдә тотылды, дип бәяләнде  киңәшмәдә.

-Сезнең бүлек 2008, 2010нчы еллар белән чагыштырганда эш күрсәткечләрен сизелерлек яхшыртты. Алга таба тагын да зуррак уңышларга ирешүегезне телим. Халык сезнең ярдәмгә, яклауга мохтаҗ. Хәзерге көндә районга чит илләрдән инвесторлар җәлеп итү буенча зур эш башкарыла. Ә алар беренче чиратта куркынычсыз төбәккә киләчәк,- диде Анатолий Иванов.

Чыгышы азагында район башлыгы бүлекнең алдынгы хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

Алга таба район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Баһауов чыгыш ясады. Ул ел башыннан ирешкән күрсәткечләрне анализлый.

-Җинаятьләрне ачу күрсәткече буенча без 3нче баскычка күтәрелдек. Бүлек ТР ЭЭМ рейтингында алдынгы урыннарны алып тора. Наркотиклар белән бәйле җинаятьләрне ачу буенча беренче урынга күтәрелдек. Икътисади юнәлештәге җинаятьләрне ачу буенча да эш күрсәткечләребез яхшы,- ди Айрат Баһауов.

Аның искәртүенчә, бу уңышларның нигезен коллективның бердәм булуы тәшкил итә. Бүлек җитәкчесе шулай ук бер төркем хезмәткәрләргә ведомство бүләкләрен тапшырды. Аңа лаек булучылар арасында озак еллар эчке эшләр системасында төрле вазыйфалар башкарган Равил Хаҗиев та бар.

Киңәшмәдә  җинаять  эшләрен тикшерү сыйфаты турында сөйләделәр, тикшерү срогын бозуга юл куймаска кирәк, дигән теләкләрен белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International