Хезмәт пенсиясенең күләме нинди булуы Пенсия фондына мәҗбүри пенсия иминияте кертемнәренең түләнеп баруына бәйле. Бүгенге көндә Мамадыш районы буенча Пенсия фонды идарәсендә 793 шәхси эшмәкәр һәм крестьян-фермерлык хуҗалыгы исәптә тора. 2010нчы елдан алып Пенсия фондына иминият кертемнәре буенча 260 шәхси эшмәкәрнең бурычлары бар. Аның күләме 8,5 млн сумны тәшкил итә.
5нче октябрьдән 5нче ноябрьгәчә дәвам иткән шәхси эшмәкәрләрнең бурычларын түләттерү айлыгы барышында Пенсия Фонды идарәсе вәкилләре Суд приставлары хезмәте белән бергә бурычлары күп булган шәхси эшмәкәрләр янына рейд белән чыктылар.
Кызганычка каршы, бүген ил күлдәмендә Пенсия фондына түләүләр зур проблемаларның берсе. Аларны җыю өчен төрле чаралар күрелә. Шәхси эшмәкәрләр дә авырткан башка тимер таяк бүген. Эшеңне ачкансың икән, рәхим ит: вакытында иминият акчасын керт. Бернинди проблема да булмас иде. Эшчәнлегең үзен акламаган икән, фондка түләнмәгән акча аны япкач та синең арттан калмаячагын истән чыгарырга кирәкмәстер.
Агымдагы елда бурычлы кайбер эшмәкәрләр янына икешәр-өчәр тапкыр барылган. Моның сәбәбе, бер килгәндә эшмәкәрне өйдә тота алмыйлар, я ул бер урында пропискада булып, икенче бер адрес буенча яшәргә мөмкин, яисә башка сәбәпләр. Бу атнада уздырылган рейд вакытында шундыйларга да очрадык. Берәү прописка буенча яшәмичә, шәһәрнең икенче урамында бер фатирында “гомер кичерә“. Бергәләп уздырылган әлеге рейдларның нәтиҗәсе нинди соң? 177 мең сум бурыч түләттерелгән, мөлкәткә 6000 сумлык арест салынган. Өйләрендә туры китерә алмаган бурычлыларга Суд приставлары хезмәте һәм Пенсия фонды идарәсе белгечләренең телефон номерлары күрсәтелгән белдерү кәгазьләре калдырыла.
Моннан тыш, иминият кертемнәре буенча бурычлыларга карата Россия Федерациясеннән башка илләргә чыгуны тыю кебек чаралар да күрелә. Бүгенге көндә 1,3 млн сум әҗәтләре булган 63 эшмәкәргә чит илгә чыгаруны чикләү турында гариза бирелгән. Азиянең курортлы зоналарына эләгү аларга бурычларыннан тулысынча котылгач кына тәтиячәк.