10нчы ноябрь – РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Район башлыгы Анатолий Иванов әлеге уңайдан бәйрәм мөрәҗәгате белән чыкты.
“Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Ихлас күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбриклим. Сез җәмәгать куркынычсызлыгын һәм хокук тәртибен тәэмин итәсез, дәүләт һәм җәмәгатьчелек тәртибен саклыйсыз, закон сагында нык басып торасыз һәм үзен яклауда итеп тойсын өчен һәр кешедә ышаныч тудырасыз. Шуңа күрә авыр минутларда алар, иң беренче чиратта, сезгә мөрәҗәгать итәләр. Сез алга таба да тормыш өчен кайчагында кискен булган авыр хезмәтегезне лаеклы үтәрсез дип ышанам.
Сезгә нык сәламәтлек, хезмәтегездә зур уңышлар, югары нәтиҗәләргә омтылуыгызны теләп калам. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек телим“,- район башлыгы котлавында.