Мамадыш районы гаилә фермалары саны буенча республикада алдынгы позицияләрне били.

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Мамадыш районы гаилә фермалары саны буенча республикада алдынгы позицияләрне били. Быел мондый хуҗалыкларның саны бермә-бер арта. Төбәгебезнең 60 артык кешесе аграр тармакны үстерү өчен булдырылган программада катнаша. Анда кереп, мини-фермалар төзегәннәр карамагында бүгенге көндә 595 баш мөгезле эре терлек исәпләнелә. Шуларның 251е – савым сыерлар.

Районда тәвәккәл, җиң сызганып үз эшләрен булдыручылар саны арта бара. Агымдагы елда андыйлар өчен мини-фермалар төзү буенча махсус программа кабул ителде. Аның кысаларында хуҗалыгында сыер малының баш санын арттырыга теләүчеләр өчен 200 мең сум акча бүлеп бирелә. Быел төбәгебезнең 60 кешесе программага керделәр. Аларга тагын өч кеше өстәлгән.

Хәзерге көндә авыл җирлекләрендә бу юнәлештә эшнең төрлечә булуы күзгә ташлана. Бу юнәлештә Тәкәнеш, Катмыш, Красная Горка, Олыяз авыл җирлекләрен башкаларга үрнәк итеп китерергә була. Аларда дүртәр-бишәр кеше программада катнашырга теләк белдергән. Ә менә Яке, Уразбахты, Соколка, Отарка төбәкләрендә бу эшкә алынучы табылмаган.

Мини-фермалар төзелешенең барышына килгәндә, бүгенге көндә аларның 59ы түбә астына кертелгән. Утыз проценты тулысынча әзер булып, аларда инде маллар тота башлаганнар. Дөрес, зур күпчелек аларны үз хуҗалыкларында төзегәннәр. Нигезләреннән читтә салучылар да бар.

Төзелеш өчен өстәмә ярдәм дә каралган. Районнан таш, ком, ПГС бушка бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International