Мамадыш районы ГХАТ бүлеге каршында эшләп килүче “Яшь гаилә” клубының 2015 нче елның 7 нче ноябрь аенда чираттагы җыелышы узды. Тиздән гаилә корырга ниятләүче яшь парлар район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина белән әңгәмә кордылар, кызыксындырган барлык сорауларга җавап эзләделәр.
Клуб утырышына туй фотографлары Радик Вәсилов белән Фәнил Габбазов чакырылган иде. Алар яшьләргә туй фото-рәсемнәре матур һәм яхшы килеп чыксын өчен, үзеләрен ничек тотарга киңәшләр бирделәр. Шулай ук утырышка “Өмет” балалар йортынан вәкиле килгән иде, яшь парлар аңа үз куллары белән ясалган чәчәкләр белән кәнфитләр тапшыра алдылар.
Кичә ахырында бию сәнгате белгече Лариса Анатольевна яшь парларга вальс дәресләре бирде, шулай ук өстәмә итеп яшьләргә “Гаилә сәхифәләре” битләрен тапшырдылар. ГХАТ бүлегендә алган киңәшләрне алга таба яшь парлар проблемалар очраган вакытта кулланырлар дип ышанып каласы килә.