Ирекле халык дружиначылары җинаятьләрне кисәтүдә полициянең таянычы булырга тиеш.

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Ирекле халык дружиначылары җинаятьләрне кисәтүдә полициянең таянычы булырга тиеш. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Баһауов хәбәр итте. Шушы араларда гына Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлегендә шәһәребезнең ирекле халык дружинасы вәкилләренә тантаналы төстә таныклыклар тапшырдылар.

 

Ирекле халык дружиналары яңадан торгызылды. Әмма хәзер – заман башка, кыйммәтләр дә башка. Бурычлары гына шул ук – җәмәгать урыннарында тәртип саклау, халык арасында тәрбия эшләре алып бару. Хәзер инде урамнарда исерекләр элеккегедән азрак, шулай да, сирәк кенә булса да, очрап торалар әле, балигъ булмаган балаларның төнге 10нан соң урамда йөрүенә дә, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга да тап булырга мөмкин.

Шушы араларда гына Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлегендә шәһәребезнең ирекле халык дружинасы вәкилләренә тантаналы төстә таныклыклар тапшырдылар. Бүлек җитәкчесе Айрат Баһауов анда ДНД институтына игътибарның арта баруын билгеләп үтте.

–Районда теркәлгән җинаятьләр саны былтыргыдан артты. Шул ук вакытта аларны ачу да яхшырды. Тугыз айлык йомгаклар буенча республика Эчке эшләр министрлыгы коллегиясендә безне яхшы якта билгеләп үттеләр. Күп җинаятьләр хәзер милеккә каршы башкарыла. Исерек килеш, көнкүрештә кылынган җинаятьләр дә шактый. Без сезнең ярдәмгә дә тянабыз. Нәтиҗәләребез тагын да яхшырак булыр, дип уйлыйм. Урамда полиция хезмәткәре белән ДНД вәкилләрен күрү – үзе үк тәрбия чарасы ул. Яшьләргә дә көчле тәэсир итә. Сез барыгыз да бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерелгән. Өстенлекләр дә кертелер. Киләчәктә материаль кызыксындыру фондлары да булдырылыр, дип уйлыйм. Юридик белем алырга теләүчеләр булса, юлламалар бирә алабыз. Яшьләр арасында полициядә эшләргә теләк белдерүчеләр дә булырга мөмкин,– диде ул.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең сиксәннән артык ярдәмчеләре – ирекле халык дружинасы вәкилләре бар. Айрат Баһауов предприятие-оешмадагы ДНД вәкиле дежурлыкка чыга алмаганда аның урынына таныклыгы булмаган башка кешене җибәрергә ярамаганлыгын да ассызыклап үтте. Шәһәр башлыгы урынбасары Сирень Ибраһимов ДНД вәкилләренең дежурлыкка чыгу графигын алдан төзеп хәбәр итәчәкләрен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International