Шәдче авылы мәдәният йортында Ветераннар оешмасының отчет сайлау җыелышы булып узды.

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

         Шәдче авылы мәдәният йортында Ветераннар оешмасының отчет сайлау җыелышы булып узды. Җыелышны авыл җирлеге башлыгы Валерий Васильевич Шрыков ачып җибәрде. Беренче көн тәртибе буенча Ветераннар советы рәисе Семенов Илья Сергеевич чыгыш ясады  һәм үзенә алмашка Рифгат Хатип улы Хафизовны тәкъдим итте. Ветераннар советы рәисе итеп бертавыштан Хафизов Ригат Хатип улы сайланды.

     Чарабызның икенче өлешендә бүләкләүләр  моңлы җырлар һәм дәртле биюләр белән  бергә үрелеп барды.

Шәдче авылыннан пенсионерыбыз Әүхәдиев Наил Газим улы

 «Иң күп китап укучы пенсионер»,

Рәйсә һәм Фаил Фәизовлар  «Иң күркәм гаилә»,

Ташлыяр авылыннан Николаева Клавдия Александровна

 «Иң матур чәчәк үстерүче пенсионер»,

Вахит авылыннан пенсионерларыбыз Наилә һәм Мулланур Исмәгыйловлар «Иң кукркәм йорт» дип табылып  авыл җирлегенең  Рәхмәт хатларына  һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

            Кул эшләре күргәзмәсендә актив катнашкан пенсионерларыбыз Хәкимова Зөлфәр Әхәт кызы, Ямалиева Наилә Зәйнак кызы, Габдрахманова Хаҗәр Илдархан кызы, Хәмитова Сафура Сәфәргали кызына истәлекле бәләкләр тапшырылды.

              Әлеге чарабызга районыбызның сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Гөлнәзирә Васыйловна Талипованың катнашуы зур сөенеч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International