Бәйрәм көннәрендә мамадышылар ял итеп кенә калмады, берничә көнгә җитәрлек авыл хуҗылыгы продуктлары да запаслап куйды. Мондый мөмкинлекне Шәдче икътисадый зонасына кергән авыл җирлекләре, районыбызның берничә фермеры, шәхси эшмәкәрләр, район кулланучылар берлеге, Красная Горка авыл җирлегенең берничә учреждениесе тудырды.
Шимбә көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданга тезелеп киткән сәүдә нокталарында сатып алучылар алдагы ярминкәләргә караганда күбрәк тә булгандыр, дип уйлыйм. Ике кулларына да авыр сумкалар күтәргән, арбаларга яшелчәләр, башка ашамлыклар төягән шәһәрдәшләребезнең канәгатьлек чалымнары йөзләренә үк чыккан. Шәдче төбәгенә кергән авыл җирлекләре бу юлы да Вахит базарында сәүдә иттеләр. Биредә ашамлыклардан тыш бүген инде кулланылыштан төшеп калган чабаталарны, көнкүрешебездә сирәк очрый торган ат дирбияләрен, көянтә, балта саплары, кулдан тукылган эшләнмәләрне күрергә мөмкин иде. Сатып алучылар да “катгыйланды“ бүген. Җөри авыл җирлеге рәтендә бер апа 1,5 литрлы шешәгә сөт салганчы, аның юылганмы юкмы икәнлеге, юылганнан соң киптерелгән булуы белән кызыксына. Бу аңлашыла да. Халык шундый ярминкәләрдә экологик чиста азык-төлекне алып калырга тырыша да инде. Көнбатышта экологик яктан чиста булган ашамлыкларның бәяләре кибетләрдәгедән караганда шактый кыйммәт. Ә бездә киресенчә.
Келәүеш, Дүсмәт авыл җирлекләренең сәүдә рәтләрендәге товарларга да сатып алучылар күз генә ташлап китмәде. Шәдче авыл җирлегеннән ярминкәгә егермешәр капчык төрле яшелчәләр алып килгәннәр. Авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков сүзләренә караганда, 150 литрдан артык сөт күз ачып йомганчы юкка да чыккан. Җирлекләрнең сәүдә нокталары эшли башлаганчы ук тавык йомыркалары да ияләрен тапканнар. Көек-Ерыкса авыл җирлеге башлыгы Фидаил Шәйхетдинов ярминкәләрдә катнашучылар өчен үзгә бер конкурс игълан иткән. Монда товарларның төрлелеге күз уңында тотыла. Җиңүчеләр Яңа ел бәйрәмендә билгеле булачак. Аларга акчалата бүләк тапшырырга ниятлиләр көек-ерыксалылар. Фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән шөгыльләнүчеләр өчен дә отышлы мондый ярминкәләр.
Гүзәлия һәм Зөфәр Фәйзерахмановлар Югары Тәкәнештән. Ярминкәләрдә беренче мәртәбә генә катнашмыйлар икән инде.
–Моннан алдагы ярминкәгә ит алып килгән идек. Шәхси хуҗалыгыбзда 10 мөгезле эре терлек асрыйбыз. Шуларның дүртесе – савым сыерлар, – диләр алар.
Ярминкә мәйданына килүчеләр Красная Горка авыл җирдеге ягында бушлай ухадан да авыз итте әле. Омар белән Соколка төбәкләре осталары пешергән аны. Телләрне йотарлык, диделәр.