Бүген- 6нчы ноябрь– Татарстан Конституциясе көне. Шул уңайдан район башлыгы Анатолий Иванов бәйрәм котлавы юллады. Анда түбәндәге юллар бар: “Хөрмәтле райондашлар! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм. 6 ноябрь яңа тарихта иң истәлекле көннәрнең берсе булды. Татарстан Республикасы Конституциясе–төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып кабул ителгән, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләгән төп канун ул. Тарихи күзлектән караганда, кыска гына чор эчендә күп өлкәләрдә республикабыз, шул исәптән, районыбыз ирешкән уңышлар республиканың Төп Канунында беркетелгән тотрыклы икътисадый һәм социаль үсештә сайлап алган курсның дөреслеген раслады. Татарстанның һәм Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге турында зур кайгыртучанлык күрсәтеп, республикабыз төрле социаль-сәяси процессларда актив катнаша. Бу безнең сәяси тормышыбызда тотрыклылыкны саклый. Хөрмәтле райондашлар, һәрберегезнең хокуклары яклануын һәм канун белән ныгытылган бурычларыгызны үтәп яшәвегезне, сау-сәламәт һәм шат күңелле булуыгызны телим,- диелә район башлыгы имзалаган котлау хатында.