Мамадышта бәйрәм концерты үтте.

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Мамадышта бәйрәм концерты үтте. Мәдәни чара Халыклар бердәмлеге көне һәм ТР Конституциясе кабул ителүгә 23 ел тулуга багышланды. Массакүләм ял итү кичәсендә районыбызның сәнгать осталары чыгыш ясадылар. Ялгыз җыр, күмәк биюләр, ансамбльләр башкарган сәхнә номерлары тамашачы тарафыннан җылы кабул ителә.

Елдагыча районда һәр елны көз аенда район мәдәният йортына тынгылык бетә. Тамашачылар өчен, җөмһүриятебезнең сәхнә йолдызларыннан тыш, үзебезнең үзешчән сәнгать осталары да атна саен төрле жанрдагы мәдәни чаралар оештыралар. Шундыйларның чираттагысы Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткәрелде.

Бүгенге көндә районыбызда дистәләрчә милләт вәкилләре дус һәм тату булып, бер-берләренә ярдәмләшеп гомер кичерә. Әлеге бердәмлекне без район күләмендә уздырылган чараларда да ачык күрәбез. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан уздырылган концертта «Италмас» чуаш халык ансамбле, «Мари памаш» мари халык ансамбле, күпләргә бик яхшы таныш булган «Кышкы чия» ансамбле чыгыш ясадылар. 

Тамашачылар бу көнне татар, рус, мари, удмурт, казах телләрендә җырлар тыңладылар. Кичә удмурт, татар, керәшен, рус һәм башка милләтләрнең берсеннән-берсе матур биюләре белән үрелеп барды.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International