Безгә ун яшь!

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

 Безгә ун яшь! Районның иң әһәмиятле чаралары инде менә дистә ел дәвамында “МамадышТВ“ телеканалы һәм 13 ел буе “Нократ дулкыннары” радиосы корреспондентларының тапшыруларында һәм репортажларында чагылыш табалар.

2002 нче ел Мамадыш районы өчен үзенең радиостанциясе ачылу белән истәлекле. Мәгълүмати–күңел ачу радиосы булдыру идеясе туу белән кадрлар туплау мәсьәләсе дә килеп баса. Конкурс игълан итәләр, яшь һәм энергияле кешеләр арасыннан иң–иңнәре сайлап алына. Беренче дикторлар Гөлназ Мөхәммәтҗанова һәм Эльмира Гарипова.

Соңрак әлеге командага Алена Смирнова, Светлана Ханова, Нәфисә Тухбатова, Ландыш Ибраһимова килә. Алар әлеге радионы, ә радио аларны тудырды. Бу чорда коллектив белән Вәлия Гыйззәтуллина идарә итте. Хәзерге көндә дилбегә аның шәкерте Светлана Ханова кулында.

Шушы 13 ел эчендә бу мәктәп аша дистәләгән кеше узды. Аларның инде күбесе башка урыннарда эшли. Әмма шулай булса да, һәркайсы яраткан радиоларын сагынып искә алалар.

Бүген аңа 13 яшь тулса да, ул һаман да яшь булып кала. Бу сүзләр коллективка да кагыла. Алып баручылар мамадышлыларны оператив төстә соңгы яңалыклар, яңа җырлар, кызыклы тапшырулар белән таныштырып торалар. 103,9 фм ешлыгында һәрдаим актуаль темалар күтәрелә. Безнең радионы сез иртәнге җидедән сигезгә кадәр, көндезге 12 дән 13 сәг кадәр һәм кичке 4тән 6га кадәр тыңлый аласыз.

Бүген безне дөньяның теләсә кайсы почмагында тыңларга мөмкин. “Нократ дулкыннары” интернетта он–лайн режимда эшли.

2005 нче елдан районыбызның җирле телевидениясе дә бар. Беренче тапшырулар эфирга нәкъ менә моннан 10 ел элек- 6 ноябрь көнне чыкты.

10 еллык юбилеен “МамадышТВ“ техник яңарышлар белән каршы ала.

Телевидениедәге һәр иҗат җимеше корреспондент, оператор һәм видеомонтажерның ничек эшләвенә бәйле.

Бүген мамадыш телевидениясе атнаның алты көнендә “тяг” телеканалы аша эфирга чыга. Яңалыклар, котлаулар, авторлык тапшыруларын районда гына түгел, ә чит төбәкләрдә, башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дә күрә ала. Моның өчен бары тик мамадыш–рт.ру рәсми сайтына гына керергә кирәк.

Без һәрдаим бәйрәмнәребезне үзенчәлекле һәм истә калырлык итеп билгеләп үтәбез. Быелгы юбилей да искәрмә түгел. Бу уңайдан декабрь ае башында район мәдәният йорты сәхнәсендә зур тамаша узачак. Шушы көннәрдә билетлар сатуга да чыга. Алырга ашыгыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International