Яңа туган балага туу турында таныклык тапшыру тантанасы.

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

      2015 елның 3 ноябрь көнендә Мамадыш муниципаль районының ГХАТ бүлегендә яңа туган балага туу турында таныклык тапшыру тантанасы уздырылды. Николай һәм Наталья   баланың дөньяга килүен  бик тә шатланып, зарыгып көтеп алдылар.  Ата-ана  ир балага   Игорь исеме ку

ярга булдылар.

    ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина бәхетле ата-ананы чын күңелдән котлады, баланың беренче документын тапшырганда Васильевлар гаиләсенә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде. Истәлекле ике дәүләт телендә «Игорь» исеменең мәгьнәсен эченә алган ГХАТ бүлегенең махсус котлау открыткасын һәм күчтәнәчләр  тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International