Шәһәрдәге оешма-предприятиеләр, учреждениеләре арасында үтүче иҗади бәйге дә тамашачы арасында зур кызыксыну уята.

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә Мамадыштагы хезмәт коллективлары арасында үтүче Оригиналь жанр фестивале кысаларында чираттагы чыгышлар күрсәтелде. Тамашачы һәм жюри вәкилләре алдында бу юлысы “Әкият“ һәм “Теремок“ мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре белән бер төркемдә булган оешмалар чыгыш ясый. сын “Бәләкәч“, “Ләйсән“, “Әкият“, “Теремок“ балалар бакчалары тамашачы хөкеменә тәкъдим иттеләр. Кем ничектер, әлеге коллективларның чыгышларыннан соң авызымны тиз генә җыя алмадым. Башыннан ахырынача юмор һәм сатира хисе белән сугарылган иде аларның номерлары. Әлеге учреждениеләрдә эшләүчеләрне без гадәттә  җитди кешеләр буларак кабул итәбез. Ә инде үзләрен сәхнәгә чыгарсаң, алар үзләренең “җитдилекләрен“ шунда ук оныталар. Мәдәният йорты тамаша залында утыручылар аларның чыгышларының узып китүен сизмичә дә калдылар. Алар тарафыннан башкарылган вокал, юмористик, цирк номерларыннан халык рәхәтләнеп ләззәт алды. “Мери Поппинс“, “Алла Пугачева“, “Вероника Варум“ белән “Леонид Агутин“нарның чыгышлары гөрләтеп кул чабулар белән каршы алынды. Хореография, нәфис сүз, оригиналь һәм башка жанрлар буенча да тәрбиячеләр үзләренең чын сәнгать осталары икәнлекләрен күрсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International