Алар, яшебез рөхсәт итми дип, өйдә утыручылардан түгел.

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

Алар, яшебез рөхсәт итми дип, өйдә утыручылардан түгел. Район мәдәният йортына иң актив өлкән буын вәкилләре җыелды. Бу юлысы әби-бабайларны традицион “Көзге бал” бәйрәме берләштерә.

Әлеге кешеләрне өлкәннәр дип әйтергә тел дә әйләнми. Алтмыштан соң, тормыш әле башлана гына. Балалар инде үсеп беткән, оныклар да мөстәкыйль. Димәк, бераз ял итеп, күңел ачып алырга да була. “Көзге бал” бәйрәме моның өчен менә дигән урын.

-Бәйрәмне бик күңелле оештырганнар. Җыры да бар, биюе дә. Монда килеп танышларны күрәбез, аралашабыз,- ди Түбән Ушма авылыннан килгән Рифкать абый Галиев.

Гүзәлия апа Фәләхова Югары Сон авылыннан ук килгән. Ул озак еллар шул төбәктәге мәдәният учагын җитәкләгән шәхес. Шуңа да, аның өчен мондый кичәләр аеруча истәлекле.

-Бик күп үткәрдек инде Сон төбәгендә “Көзге бал“ларны. Төгәл генә исәбен каян хәтерлисең инде аның. Иң мөһиме- халык көтеп ала иде, яратып катнаша иде.

“Көзге бал” бәйрәме өлкәннәрнең активлыгын арттыруны, җәмгыять тормышына ешрак җәлеп итүне максат итеп куя. Бу турыда бәйрәмне ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова, район ветераннар советы рәисе Гөлнәзирә Талипова да искәрттеләр.

Кичәгә чакырылган кунаклар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзелхак абый Мәүлин дә бар иде. Бәйрәмне оештыручылар аны шушы көннәрдә булып узган туган көне белән дә тәбрикләде. “Көзге бал“дан куаныч хисләре белән кайтам,- ди ветеран.

-Без яшь чакта мондый бәйрәмнәр үткәрелми иде. Заманасы башка иде бит. Чакыргач, килдем менә. Зурладылар үземне. Рәхмәт бик зур.

Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да рәхәтләнеп күңел ачты. Биредә борчу–мәшәкатьләр дә, авырулар да онытыла. Җыр–бию, конкурслар һәркемне җәлеп итә.

Өлкәннәр көзге нигъмәтләрдән күргәзмә дә әзерләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International