Мамадыш шашкачылары зур җиңүгә иреште.

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Мамадыш шашкачылары зур җиңүгә иреште. Безнекеләр барлык яшь төркемнәрендә дә пьедесталның иң югары баскычына күтәрелә. Шашка буенча РФ мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтенроссия Спартакиадасының региональ этабы йомгаклары әнә шундый. Әлеге ярыш Мамадышта 2-3нче ноябрь көннәрендә узды.

 

Шәһәрдәге икенче санлы лицей базасына Татарстанның 400 артык укучысы җыелды. Безнең төбәк шашка буенча РФ мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтенроссия Спартакиадасының региональ этабын уздыру урыны итеп сайлап алынган. Бәйге ТР муниципаль районнарының белем бирү оешмалары арасында үткәрелә. Анда 2001-2004нче елларда туган укучылар катнаша. Ярышның әлеге этабына муниципаль турларда җиңү яулаучылар узган.

Ике көн дәвамында җиңүчеләрне 4 төр буенча ачыкладылар: малайлар һәм кызлар икешәр яшь категориясенә бүленеп көч сыный. Үзләре белдерүенчә, алар шашка белән кечкенәдән дус. Спортның бу төре кызыклы да, файдалы да диләр.

Ярышларны ачу тантанасында республиканың 32 районы командасы катнашты. Алар алдында чыгыш ясаган ТР мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәүче киңәшчесе Жанетта Соркина бәйгеләрнең оештырылыш дәрәҗәсе югары булуын ассызыклый.

Безнекеләр әлеге бәйгеләрдә башкалардан өстен булуларын тагын бер кат ассызыклый. Ике көнгә сузылган спартакиадада Мамадыш укучыларына тиңнәр юк. Алар барлык төркемнәрдә дә беренче урыннарга гына лаек булды. Икенче-өченче урыннарда Арча һәм Саба районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International