Безнең муниципалитет командасы беренче!

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Безнең муниципалитет командасы беренче! Мамадышта ике көн дәвамында Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары узды. Уеннарны “Олимп“ спорт һәм сәламәтләндерү комплексы, шулай ук шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәп базаларында үткәрделәр.

 

Узган атнаның җомга һәм шимбә көннәрендә төбәгебез чираттагы спорт бәйгесен кабул итте. Бездә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол ярышларын үткәрделәр. Уеннар “Олимп“ спорт комплексы һәм шәһәрдәге 3нче санлы мәктәпнең спорт залында үтә. Биредә Спартакиаданың 2нче төркеменә кергән уналты район вәкилләре көч сынашты.

Командалар “А“, “В“, “С“, “Д“ төркемнәренә бүленеп көч сынаштылар. Һәркайсында дүртәр команда. Безнекеләр Тәтеш, Лаеш һәм Менделеевский районнары белән бер төркемдә уйнадылар. Беренче уенда якташларыбыз Менделеевский волейболчыларына каршы уйнады һәм ике сетта да өстенлеккә ирештеләр.

Мәгълүм булганча, җөмһүриятебез муниципалитет хезмәткәрләре ел дәвамында сигез спорт төре буенча иң көчле коллективны барлаячаклар. Волейболга килгәндә, кагыйдәләр буенча төркемнәрнең һәрберсеннән җиңүчеләр алга таба Спартакиаданың иң көчле дүрт коллективы исеме өчен көч сынашырга тиеш иде. Безнекеләр икенче очрашуда Лаеш командасын, алга таба тәтешлеләрне бирелдерделәр. Шулай итеп районыбыз волейболчылары Спартакиаданың финал өлешенә чыкты. Җирәбә буенча беренче ярымфинал парында Мамадыш район белән Кама Тамагы командалары очраша. Егетләребез аларны ике сетта да отып, финалга уздылар һәм хәлиткеч уенда балтачлылар белән уйнадылар.  Беренче сет безнекеләр файдасына – 15:8, икенчесе 15:4 исәбе белән төгәлләнә. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны яулаучыларга кубок, рәхмәт хаты һәм медальләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Салават Гыймранов белән ТР-ның “Уңыш“ физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүтов тапшырдылар. Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк, Салават Гыймранов үзе дә Мамадыш командасы составында булып, әлеге җиңүгә зур өлеш кертте.

Спартакиаданың волейбол төрендә өченче урынны Кама Тамагы районы волейболчыларыннан өстен чыккан Саба муниципаллары яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International