Мамадыш районының язылышу залында Зур кызыл йөрәк бар. Ул Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланып, сугышка озаткан, сугыштан көткән яшь парларның . аналар, өлкәннәр, балалар мәхәббәтенең символы булып тора.
Ел дәвамында безнең ГХАТ булегендә язылышкан яшь парлар бер-бер артлы йөрәккә мәхәббәт, хәтер һәм рәхмәт символы булган кызыл чәчкәләр урнаштырдылар. Шул чәчкәләргә киләсе 2016 елны язылышучы парларына үзләренең теләкләрен язып беркеттеләр.
Әйтергә кирәк , йөрәкнең бер ягы инде чәчәкләр бәйләме белән тулган, ә икенче ягын тутырыр өчен аз гына вакыт калды.