Кешеләр никадәр күбрәк булган саен, фикерләр дә шул ук санда.

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Кешеләр никадәр күбрәк булган саен, фикерләр дә шул ук санда. Ә менә гомер барыбызга да бер генә бирелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактика максатыннан чираттагы чара уздырдылар. Аның барышында ачыкланганча, мамадышлыларның куркынычсызлык темасына фикерләре гаять күптөрле икән. “МамадышТВ“ журналистлары хокук сакчылары белән берлектә җәяүлеләрнең киемнәрендә булырга тиешле яктылык кайтарткычлар темасына тукталды. Яңа кагыйдәләр хакында тулырак итеп, алдагы язмада.

Җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтарткычлар нинди очракларда булырга тиеш соң? Беренчедән- торак пункттан читтә, икенчедән юл читеннән хәрәкәт иткәндә яки юл аша чыкканда. Биредә сүз тәүлекнең караңгы вакыты хакында бара. Әмма башка очракларда да җәяүлеләргә махсус беләзекләр, билгеләр йөртү кире кагылмый. Ә менә кагыйдәләрне үтәмәгән очракта җәяүлеләргә 500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Мондый аянычлы мисаллар шактый икән инде.

Әлеге алымны машина йөртүчеләр берсүзсез хуплый. Әле Мамадышта да тротуарлар түшәлмәгән урамнар шактый бит. Аеруча хәрәкәт көчле булган урамнарда бу проблема бик актуаль. Красная Горка авылы территориясендә райондагы иң зур спорт объектларының берсе урнашкан. Балаларга күнегүләрдән тәүлекнең караңгы вакытында кайтырга туры килә. Шунлыктан, тренерлар ата-аналарны да шушы мәсьәләгә битараф карамаска чакыра.

Җәяүлеләр үзләре киемнәрдә яктылык кайтаргычлар булырга тиеш, дигән канунга нинди мөнәсәбәттә соң? Берәүләр аларны бәяләп бетерми, ә икенчеләр гомумән дә бу турыда белми икән.

Тагын бер мөһим кагыйдә- әгәр дә караңгы вакытта юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан җәяүленең киемендә яктылык кайтара торган элементлар булмый икән, гаепнең бер өлеше аның үзенә кагылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International