Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская бу көнне Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин белән берлектә Мамадыш, Алабуга, Әгерҗе, Менделеевский һәм Түбән Кама районнарыннан килгән армия яшендәге егетләр белән очраштылар. Хәрби комиссар булачак солдатларга Кораллы Көчләрнең структурасы, армиягә чакыруны оештыру турында сөйләде, контракт буенча хезмәт итү шартлары белән таныштырды. Сәрия Сабурская исә егетләрнең хокукый белемнәрен арттырды.
Яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатында оештырылган әлеге очрашуга шулай ук булачак ил сакчыларының ата-аналары, инде солдат боткасының тәмен татырга өлгергән ир-егетләр, кайнар нокталарда катнашучылар чакырулы иде.
Булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп, район башкарма комитеты җитәкчесе Салават Гыймранов армиягә белемле, физик яктан әзерлекле егетләр зарурилыгын искәртә.
–Бүгенге армия катлаулы, куәтле техника, заманча кораллар белән тәэмин ителгән. Димәк, сез дә алар белән эш итә алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Армиядә хезмәт итү һәр ир-егетнең изге бурычы. Ул гына да түгел – хезмәт итү хәзер дәрәҗә дә ул,– диде Салават Гыймранов.
“Бүгенге дөнья тыныч-имин тормыштан ерак әле. Элеккеге яраларга яңалары кушыла тора. “Кайнар нокталар” ил чикләренә үтә дә якын“. Татарстан хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин 5 төбәкнең хәрби хезмәткә чакырылачак егетләре белән очрашуда шулай диде.
Мондый чаралар Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллеге башлангычы белән 2011 елдан оештырыла башлады. Бездә әлеге очрашуны Мамадыш политехник көллияте базасында үткәрделәр. Бүгенге көндә әлеге уку йортында белем алучы Рөстәм Рязанов та озакламый Россия кораллы көчләре сафын тулыландырачак.
Сергей Погодин Хокукый белемнәр көне кысаларында Россия Кораллы көчләре структурасы, заман шартларында хезмәт итүнең нечкәлекләре, бүгенге заманда кораллану дәрәҗәсе турында сөйләде.
-Техника елдан-ел үзгәрә, яңа технологияләр үзләштерелә. Мондый техника белән бары белемлеләр генә идарә итә ала. Шуңа күрә бер еллык хезмәтнең саллы өлешен егетләр укып уздыра,- ди Сергей Погодин.
Сәрия Сабурская белдергәнчә, егетләрнең хәрби хезмәткә психологик әзерлеге беренчел. Физик яктан нык булса да, күңеле белән солдат тормышын кабул итмәгәннәргә хезмәткә керешү катлаулырак булачак.
Очрашуда шулай ук альтернатив һәм контракт нигезендәге хезмәт турында да сүз булды.