“Наше время — Безнең заман”

2015 елның 30 октябре, җомга

Иртәгә, 31 октябрь көнне сәгать 17.00 дә, “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында “Наше время — Безнең заман” III Республика эшләүче яшьләр фестиваленең йомгаклау концерты була. Аны “ТНВ” каналыннан трансляцияләү ниятләнә.

Анда җиңүче 100 мең сум акчага һәм күчмә кубокка ия булачак. Моннан тыш, “Җидегән йолдыз” йолдызлыгындагы йолдыз җиңүче исеме белән аталачак һәм ул “Роскосмос” сертификаты белән расланачак.

Фестивальнең жюри составына Россиянең халык артисты Алексей Булдаков һәм Россия эстрада җырчысы, актриса, “Беренче канал”ның вокал буенча режиссеры Марина Полтаева кергән.

Фестиваль конкурсының зона этаплары 25 сентябрь - 17 октябрь көннәрендә Казанда, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә узган. Анда республиканың 28 муниципаль берәмлегеннән 800 ләп яшь профессиональ катнашкан. Аерым башкаручыларның фестивальдә катнашуы − быелгы бәйгенең үзенчәлеге.

“Безнең заман” эшләүче яшьләр фестивале ТР Президенты ярдәме белән, 2013 елдан бирде үткәрелә. Анда (18-35 яшьлек) республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшь профессионаллар катнаша. Бәйге музыка, бию, сүз сәнгате буенча үткәрелә һәм, эшләүче яшьләрне төрле яклап үзләрен камилләштерү максатыннан, оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International