атарстанда 7 нче тапкыр “Кадр резервы” проекты эшли башлый. Анда катнашу өчен заявкаларны 20 ноябрьгә кадәр www.rezervrt.ru сайтына юлларга кирәк. Моннан тыш, РФ һәм ТР дәүләт төзелешен белүгә тест узу, проекттта катнашырга теләүченең омтылышларын, тәҗрибәсен ачыклауга йөз тотылган әңгәмәләшү үтү шарт.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы бүген уздырган матбугат конференциясендә әлеге проект хакында сүз булды. Анда “Кадр резервы” Республика проекты башкарма директоры Андрей Петухов һәм бу проектта 2013 елда катнашкан һәм финалга узган Алсу Мөбарәкшина фикерләре белән уртаклашты.
Проектта 16-30 яшьлекләр катнашырга хокуклы. Ул ел дәвамында бара һәм “Идел” яшьләр үзәгенә килеп һәм читтән торып укулардан гыйбарәт. Яшьләр үзәгендәге укулар барышында проектта катнашучылар сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре белән очраша, тәҗрибә туплый. Читтән торып уку барышында исә алынган белемнәре ярдәмендә төрле проектларны гамәлгә ашыра. “Укулардан соң без аларны төрле министрлыкларга, ведомстволарга, коммерция оешмаларына стажировка узарга җибәрәбез”, - диде Андрей Петухов. Аның сүзләренчә, һәр елдагыча, 7 нче сезонда да яңалыклар булачак. Моңа кадәр студент яшьләргә басым ясалган булса, хәзер исә эшләүче яшьләргә игътибар юнәлтеләчәк. “Безнең максат — яшьләргә Татарстан Республикасында нинди мөмкинлекләр булуын, аларга карьера төзү, тормышта нинди дә булса югарылыкларга менү ысулларын күрсәтү”, - дип аңлатты Андрей Петухов. Быел министрлыклар белән эшләү проектның беренче этапларыннан ук башланачагын да хәбәр итте.
“Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: бу проект бик кирәкле. Ул яшьләр өчен һәм яшьләр тарафыннан оештырыла. Проектның киң һәм күпкырлы белем бирү процессы нәтиҗәсендә яшьләр үзләрен төрле яктан ача ала”, - диде шул уңайдан Алсу Мөбарәкшина.
Быел тормышка ашырылачак проектка 1,5 мең заявка килер дип көтелә. Алар арасыннан 150-180 ләп катнашучы сайлап алыначак.
Искәртеп узабыз: моңа кадәр үткәрелгән “Кадр резервы” проектында 21 катнашучы җиңүче дип табылган иде. Алар республиканың министрлыклары һәм ведомстволарында стажировка узып тәҗрибә туплаячак.