Дәүләт һәм муниципаль хезмәт вәкилләре спорт мәйданында көч сынашачак. Иртәгә Мамадышта махсус республика спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары башланачак. Өч көн дәвамында 16 команда беренчелек өчен көрәшәчәк. Уеннар “Олимп” спорт комплексы һәм 3нче санлы шәһәр мәктәбе спорт залларында оештырыла. Ярышларны ачу тантанасы 13 сәгатьтә планлаштырылган.