Иртәгә, 30 октябрьдә, Татарстан Республикасында болытлы һава булачак, дип фаразлый синоптиклар. Республиканың күпчелек районнарында юеш кар явачак, буран вакытында күз күреме 1-2 км тәшкил итәргә мөмкин. Төньяк-көнбатыштан салмак җил, ә төнлә җилнең тизлеге 16 м/с булачак.
Төнлә 1-6 градус салкын булса, көндез - 1 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын. Юлларда урыны белән бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Иртәгә Казанда аяз һава, явым-төшем булырга мөмкин. Көндез 1 градуска кадәр җылы, төнлә 3 градуска кадәр салкын