Шәһәр оешма-предприятиеләреннән, учреждениеләреннән соң алдагы мәдәни сезонның эстафета таягын авыл җирлекләре алды. Узган атна җомгасында Мамадыш тамашачысы Түбән Сон һәм Түбән Ушма авыл җирлекләре үзешчәннәренең театральләштерелгән чыгышларын карады.
Шунысы сөенечле, ике авыл җирлегеннән дә район мәдәният йорты сәхнәсенә олысы-кечесе чыгып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Юмор хисләре белән сугарылган чыгышлар да залда утыручыларның күңелләрен күтәрмичә калмагандыр. Сәхнәдән туган якка мәдхия җырлаучы чыгышлар яңгырады. Нишләп кешеләр бәхет эзләп чит җирләргә китә икән? Туган якта да аны табарга була ич. Әнә Түбән Сон авылында туып, беркая да китмичә, гомер буе туган туфракларында хезмәт куйган, бәхетләрен тапкан ветераннардан торган “Ядкарь“ ансамбле үзенең җырында туган якка мәдхия җырлады. Колышчының керәшен фольклор ансамбленең чыгышы да җылы кабул ителде. Түбәнушмалылар концерт номерларын спорт темасы белән үрелдереп барып, аларны ямьләндерделәр. Әлеге төбәктә яшәүчеләрдән бәхетле кешеләр юктыр ул. Авыллар төзек, нинди генә корылмалар төзелмәде, яңа йортлар калка. Бу төбәкнең киләчәге барлыгын исбатлый торган фактлар. Мәдәният тормышына да күз тимәсен. Олысы-кечесе узган атна җомгасында Мамадыш тамашачысының хөрмәтен яуламыйча калмагандыр. Ике авыл җирлегендә дә тамашачы күңелен яуларлык номерлар күп иде. Аларның ничек чыгыш ясауларына махсус комиссия бәя бирәчәк. Тагын шунысы игътибарга лаек, әлеге чарада катнашучыларның зур күпчелеген мәктәп коллективлары тәшкил итүе беркемгә дә сер түгел. Эзләгән эткә сөяк табыла, дигәндәй, салада да менә дигән җырчылар, үзешчән сәнгать осталары бардыр ул. Авыл җирлекләре башлыкларына, авыллардагы мәдәният учаклары җитәкчеләренә дә шәһәргә килеп, коллегалары оештырган тамашаларны карау комачау итмәс иде.