Якташыбыз, Казанда яшәүче Гыйльмехан Фәттәхов районыбызның сәяси репрессияләр корбаннары “Хәтер китабы“н эшләде.
Вәрис Гали
Түбән Ушма авылында туган якташыбыз Мамадыш төбәге тарихына багышлап берничә китап чыгарды инде. Аларның беренчесе – “Мамадышский уезд в годы Великих потрясений. Февраль. Октябрь. Гражданская война“ исемлесе елда Казанның “Дом печати“ нәшриятында 2007нче елда дөнья күргән иде. Икенчесе “Мамадышский кантон (район) в годы Великих потрясений“ дип атала. Ул 2009нчы елда нәшир ителде. Аларның кыйммәтләре – 1917нче елдан 1940нчы елга кадәрге чорга кагылышлы, районыбыз тарихына караган күпсанлы архив материаллары туплап бирелүендә. Әлеге документлар аша Мамадыштагы һәм авыллардагы тормышны тулысынча күзалларга мөмкин. “Книга памяти жертв политических репрессий в Мамадышском районе РТ в период с 1918 по 1953 гг.“ исемле чираттагы җыентыгында сәяси репрессия корбаннары булган 1292 якташыбызның исемлеге бирелгән. Автор үзе китапка кереш сүзендә бәян иткәнчә, аларның 735е авылларны күмәкләштерү елларына (1929-1933) карый. Әмма мин үзем, Мамадыш районы тарихыннан яхшы гына хәбәрдар булганлыктан, ул исемлекне тагын да озынрак булырга тиеш, дип саныйм. Узган гасырның утызынчы еллары башында Мамадыш районында йөз иллеләп авыл булган. Аларның утызга якыны – Кабык Күпер, Астан Елга, Ефремов Починок, Татарстан, Яңа Сон, Яңа Алабуга, Чутай, Шеломской, Михайловский, Бакыр Заводы, Анчутино, Шарманка, Дубровка, Каракүл, Игенче, Бакырлы, Федоровка, Красный Исток, Смыловка, Кызыл Арташ, Красная Слобода, Черная Грива, Залесный, Демьяновка, Подгорица, Колотаевский, Гремячка, Яңа Олыяз утызынчы-алтымышынчы елларда беткән, Мамыловка белән Бессонниха Алабуга районына бирелгән. 735не 150гә бүлсәк, һәр авылдан 4-5 кеше генә “кулак“ тамгасы белән сөргенгә озатылган булып чыга. Фактта унбишәр-утызар гаилә сөрелгән авыллар да бар. Минем үземнең туган ягым Норма һәм Кече Кирмәннән генә дә, 1930нчы елның язында, хатын-кызлар күмәкләшүгә каршы бунт күтәргәннән соң, иллегә якын кеше Алабуга төрмәсенә алып кителгән. Алардан соң да шактый гаилә Уралга озатылган.
Гыйльмехан Фәттахов үзенең “Хәтер катабы“нда язганча, 1937-1939нчы елларда Мамадыш районыннан 290 кеше репрессияләнгән. Шулай итеп, китапка кертелгән 1292 репрессияләр корбанының 1025е – 1929-1933 һәм 1937-1939 елларга карый. Бөек Ватан сугышы елларында немецлар пленына эләгеп, аннан азат ителгәннән соң бик күп кешеләрне Советлар ГУЛАГына озатканнар. Кызганычка каршы, алар турында без бер нәрсә дә белмибез әле. Татарстанның “Хәтер китабы“на да кертелмәгәннәр алар. Димәк, тарихыбыздагы бу ак тапларны бетерү киләсе буыннар тарихчыларына кала. Ә Гыйльмехан ага Фәттәховка – шәхси вакытын кызганмыйча, районыбыз тарихын ачыклауга керткән гаять зур өлеше өчен, рәхмәтнең иң олысын юллыйбыз!