Соңгы елларда Олыяз авыл җирлегендә булган матур үзгәрешләрне күп санарга мөмкин. Бу – үзарасалым акчасы җыю гамәлгә керү белән дә, хөкүмәтнең авылда үз эшен оештыручыларга ярдәм күрсәтү өчен төрле программаларны кулланышка кертүе белән дә бәйле.
Халык каралты-кураларын, өй түбәләрен, капка-коймаларын яңарта, крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары оештыра. Итек басучылары да; мебельләр, төсле калайлардан тәрәзә йөзлекләре, пластик тәрәзәләр ясаучылары да; атлар, сарыклар асраучылары да; 400-500 гектар мәйдандагы җирләргә ия булучылары да бар.
Олыяз авыл җирлегенә Түбән һәм Югары Козгынчы, Кыравыл, Олыяз, Дусай һәм Тулбай торак пунктлары керә. Аларда 1507 кеше яши. Барысы 437 хуҗалык. Халыкта бүгенге көндә 309 баш савым сыер. Мөгезле эре терлекләр саны, быелның 1нче гыйнварендагыдан 66 башка артып, 752 башка җиткән. Аларның 648е – шәхси ярдәмчы хуҗалыкларда, 104 е крестьян-фермер хуҗалыкларында асрала. Шәхси кулларда 60 тан артык техника. Биш комбайннары, уннан артык йөк машиналары, унлап пресслары бар. Бик күпләр трактор арбаларын, төягечләрне үзләре ясаганнар. Авыл җирлеге башлыгы Илдус Хәев гаиләсе дә, башкалардан калышмау өчен, 200 гектар җир алып, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырган. Печән ташу өчен арбаны да үзләре ясаганнар.
Гаилә фермалары оештырып, сыерларын арттырырга, яңа абзар җиткерергә теләүчеләргә бирелә башлаган 200 мең сум күләмендәге субсидияне 4 кеше алган. Түбән Козгынчы авылында яшәүче Марсель Загиров гаиләсе 9 баш эре мал асрый. 5есе – сыерлар. Февральдә таналары бозаулап сыер булачак. Яңа абзарына идән җәясе һәм тагараклар гына урнаштырасы калган.
–Бу программаны җирлек башлыгыбыз Илдус Хәев тәкъдим итте. Тиз генә документлар җыя башладык. 200 мең сум акча аз түгел. Ул булмаса, бу абзарны җиткереп булмый иде. Бөтенесен гаилә белән эшләдек. Анда малларны шушы араларда кертәчәкбез,–ди Марсель.
Җәмәгате Лариса бүген дә көн саен 60 литр сөт савып тапшыра икән. Шушы юл белән ай саен 20 мең сум акча эшләп баралар. Кышлыкка малларына ике центнер ярымлы 120 рулон печән, 8 тонна ашлык сатып алганнар. Печәнне үзләре дә әзерләгәннәр.
Загировлар умарталыкта да эшлиләр. Аны арендага алганнар.
Шушы ук Түбән Козгынчыда яшәүче, “Тәкәнеш“ агрофирмасының “Чулпан“ бүлекчәсендә ветеринария табибы булып эшләүче, сәхнә йолдызы булып танылган Котдүс Туйчин да әлеге программага кергән. Аның гаиләсендә бүгенге көндә 6 баш мал. Олыяз авылында гомер кичерүче Илнар Хәбибрахманов гаиләсе дә яңа абзарын гаиләсе, дуслары, туганнары җыелып җиткереп бетергән. Анда малларын керткәннәр дә иде инде. Алар 4 сыер асрыйлар, 5 баш үгез симертәләр. Печәнне үзләре әзерләгәннәр. Малларына бакчаларында чөгендер дә үстергәннәр. Илнар быел көпчәкле трактор да сатып алган. Пай җирләрен үзе эшкәртә башларга җыена. Сыерлары санын арттыргач, печән күбрәк кирәк булачак.
–Хөкүмәттән авыл халкына мондый ярдәмнәр күрсәтелә башлагач, малайларның да авылда калырга теләкләре туды,–ди Илнар. Олы уллары төзелештә эшли, икенчесе Олыяз лицееның чыгарылыш сыйныфында укый икән.
Миннәхмәт Гатауллин Олыяз төбәгендә түгел, бөтенләй чит җирләрдә туган кеше. Хатыны Илсөяр дә Келәүш якларындагы Сарбаш авылыннан. Әлеге гаилә Мамадышта яши, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Дусай авылында йорт сатып алып, анда 10га 30 метрлы олы гына маллар сарае җиткергәннәр. Стеналары да бер блок калынлыгында ясалган. Барысы 5 мең данә блок кына киткән анда. Кыскасы, ике катлы котедж салырлык чыгымнар тотылган әлеге абзарларында. Ун баш сыер да сатып алганнар. Абзарларының икенче башына тавык кетәклеге дә эшләнгән. Анда 200 тавыклары бар. Сыерларын саварга, т авыкларын ашатырга хатыны Илсөяр, улы Илнар белән көн саен Мамадыштан килеп йөриләр. Кайсы көннәрне улы Илнар кунып та кала икән. Миннәхмәт киләчәктә малларын тагын да арттырырга, казлар һәм үрдәкләр дә асрый башларга исәпли. Бу инде безнең Мамадыш телевидениесендәге “ВеСЕЛО яшибез“ проекты, кызларның авылларга барып, сыер савып, бакча казып йөрүләре генә түгел, бу – шәһәрдә яшәүче эшмәкәрнең авыл бизнесын оештырып җибәрүенең чып-чын факты.
–Ничек мондый моңарчы бөтенләй таныш булмаган авылга килеп чыгарга булдыгыз? – дигән соравыбызга Миннәхмәт Гатауллинның җавабы бик гади булды. Илдус Хаев белән бергә армиядә Әфганстанда хезмәт иткәннәр икән.
–Монда килергә ул кодалады, – диде.
Олыяз төбәгендәге иң олы крестьян-фермер хуҗалыкларының берсенең җитәкчесе – Фирназ Хисмәтов. Аның 500 гектар чамасы җире бар. Сарыклар, атлар да тота, үгезләр симертә. Хөкүмәт программаларының берсендә катнашып, быел ашлык эшкәртү комплексы җиткергән.
–Быел авыл сабан туена бер тәкә биргән иде. Ике кеше көчкә күитәрдек,–ди Илдус Хаев.
Сарыклары, дөрестән дә, олы гәүдәле. Суйгач, итләре утыз килограммнан да ким чыкмый икән. Аларның баш санын 170кә җиткергән. Корбанга сатарга дигәннәрен аерым асрыйлар. Атлары – 80 баш. Аларның да нәселлеләре аерым утарда тотыла. Алардан тыш бүген симертүдә 40 баш үгезләре дә бар. Малларга су кышкы айларда да җылытып эчертелә. Фермер 8 кешене эшле иткән. Язгы-көзге чәчү, урак вакытларында аларның саны тагын да арта.
Авылларның йөзе тамырдан үзгәрә, яңара төбәктә. Ике елда үзара салым акчасына Югары һәм Түбән Козгынча, Олыяз авылларында урам юллары ремонтланган. Бу эшне былтыр УПТК коллективы эшләгән булган. Быел якташлары Раиф Миннәхмәтов алынган. Түбән Козгынчаның үзәк урамындагы колеялардан элек җиңел машиналар белән узарлык түгел иде. Хәзер клубка кадәр җилдереп кенә барып җитәсең. Өч авылның зират коймалары яңартылган. Алты авылда да урамнарны яктырту өчен бишенче линияләр сузылган, счетчиклар куелган. Быел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы булганлыктан, Олыяздагы мәчет һәм кибет арасындагы бушлыкны чистартып, балалар аттракционнары урнаштырганнар.