Эшлекле киңәшмә

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
Район муниципалитеты бинасында чираттагы эшлекле киңәшмә узды. Утырышлар залына керү юлында теләүчеләрнең кан басымы дәрәҗәсен тикшерделәр. Әлеге процедура “Сәламәтлек“ программасы кысаларында башкарыла. Күрсәткечләре нормадан югары булучыларга кызыл төстәге карточкалар бирелде. 
Район башлыгы Анатолий Иванов рәислек иткән киңәшмәнең рәсми өлеше мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасында җиңү яулаган Мамадыш командасын тәбрикләүдән башланды. Бүлек җитәкчесе Илдус Габдрахмановка күчмә кубокны тапшырып, Анатолий Иванов өч җиңү рәттән бездә булса, кубок та монда калачак. Шуңа да киләсе сезонда ныклап тырышырга кирәк булачак,- дип ассызыклады. Исегезгә төшерәбез, безнең педагоглар узган ел да беренче иде.
 
Юбилярларны тәбрикләгәннән соң, яңа билгеләнүләр белән таныштырдылар.
 
Районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе кәнәфиенә Сергей Белоусов утырды. Элекке башлык Маннур Сафин хәзер лаеклы ялда. Ә башкарма комитетның торакны исәпкә алу һәм бүлү секторын алга таба Айрат Әскәров җитәкләячәк. Моңа кадәр ул территориаль үсеш бүлегендә эшләде. Анатолий Иванов аларны тәбрикләп, хезмәт урыннарында зур уңышлар теләде.
 
Район башлыгы алга таба Кытай халык республикасына булган эш сәфәре нәтиҗәләре белән таныштыра. Ул анда Татарстанның тагын 4 районы башлыгы белән берлектә барды. Алар белән бергә шәхси эшгмәкәр Рифат Мотыйгуллин да булган. Визитлары кысаларында Бөтендөнья күргәзмәсе белән танышканнар. Ул елга ике мәртәбә уздырыла икән. Киләсесе апрель аенда булачак. “Төбәгебезнең нәтиҗәле эшләүче эшмәкәрләрен шунда алып баруны оештырырга кирәк“,- диде Анатолий Иванов.
 
Алга таба быелның 9 ае буенча эш күрсәткечләре һәм киләчәккә планнар белән 121нче санлы янгын сүндерү часте җитәкчесе Анатолий Маслов, янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Павел Руднев, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 5нче санлы эзләү-коткару отряды җитәкчесе Рифнур Кәримуллин чыгыш ясадылар.
 
Гадәттәгечә район киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы темасы да яктыртылды. Бүгенге көндә кайбер хуҗалыкларыбызда орлыкка кукуруза суктыру бара. Уртача уңыш гектарыннан 40 центнер чамасы чыга икән. Әмма бу күрсәткеч түбән диләр. Безнең төбәк өчен әлеге сан уртача 60 центнер булырга тиеш,- диде район башлыгы.
 
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә тагын бер яңалык- элекке “Трудовик-орлык“ агрофирмасы Рифат Мотыйгуллинның АПК “Азык-төлек программасы“ канаты астына күчкән.
 
Киңәшмәдә агачлар утырту айлыгы нәтиҗәләрен дә игълан иттеләр. Шәһәрдә барлыгы 5,5 данә үсентеләр утыртылган. Авыл җирнлекләре арасында иң активлар дип Шәдче, Кече Кирмән, Дүсмәт, Катмыш, Сон җирлекләрен атадылар.
 
Соңыннан район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев чыгыш ясады. Ул иң элек быелның 9 аендагы демография күрсәткечләре һәм диспансеризация барышы белән таныштыра. Хисап чорында төбәгебездә 313 сабый дөньяга аваз салган. Бу узган ел белән чагыштырганда, кимрәк. Үлүчеләр саны 485кә тигез. Якты дөнья белән саубуллашуга китергән төп сәбәпләрнең берсе- йөрәк-кан тамырлары авырулары. Ә тышкы факторлар сәбәпле үлүчеләр арасында 60%ны суицид очраклары алып тора.
 
Быел районда 7250 кеше диспансеризация үтәргә тиеш. Әлегә планның 80% тормышка ашырылган. Түбән Сонда яшәүчеләр диспансеризацияне 100%ка үткән. Районда медицина тикшерүе узганнарның 72%ы 3нче төркем сәламәтлеккә ия икән. Гипертония, симерү, ашкайнату органнарындагы авырулар беренче урында тора.
Дамир Хаҗиев кан басымы дәрәҗәсен тикшерткән җитәкчеләрнең күрсәткечләре белән дә таныштырды. Нәтиҗәдә, тикшерү узган җитәкчеләрнең 55% югары кан басымына ия икән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International