“Юлларыбыз имин булсын!“

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Түбән Ушма балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалауга җитди карыйлар. Җомга көнне биредә уздырылган чара – моның ачык дәлиле. “Юлларыбыз имин булсын!“ дәресен бакча мөдире Ләйсән Хәбибуллина: 
–Юлларда машина хәрәкәте көчле. Балаларны тәрбияләүгә бик игътибарлы булырга, аларны кечкенә чакта ук юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк, чөнки нәкъ шул вакытта ул аларның хәтерләрендә нык кала. Бергәләшеп эшләгәндә генә нәтиҗә уңай була. Балаларыбыз гел елмаеп, безгә илһам биреп торсын, – дигән сүзләр белән ачып җибәрде. Сания Талипова кулы астындагы урта төркем балалары шөгыльгә ныклап әзерләнгәннәр: җырладылар да, биеделәр дә, уйнадылар да, иң мөһиме – юлда йөрергә өйрәнделәр. Араларында, трамвайда билетсыз качып, кагыйдә белмәве аркасында адым саен хәвеф тудырып йөрүче куян да бар иде. Балалар аңа үз куллары белән ясап, светофорлар бүләк иттеләр. Куян аларны урманга алып барып, аюга да, төлкегә дә, тиенгә дә (юл йөрү кагыйдәләрен белмәсәгез, бәлки сезгә дә!) өләшәчәк. ЮХИДИнең фәнни белем бирү программаларын финанслау дирекциясе җитәкчесе Лилия Никифорова җан авазы белән чыгыш ясады: “Ике баласын кәнәфисез утырткан бер хатынны инспектор туктатып, 6 мең сум штрафка тарткан. Ә кәнәфи үзе – 2500 сум. Куркыныч гыйбрәтләр турында сөйләп тормыйм, сез алар турында үзегез дә көн саен ишетеп, күреп торасыз, юлларда, зинһар, игътибарлы булыйк, моңа вак мәсьәлә дип кенә карамыйк. Балага эңгер-меңгердә махсус яктырткычлы браслетлар, жилетлар кигертү мәслихәт. Юлларда бөтенебезгә дә имин йөрергә язсын!“ – диде ул

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International